«Барыбыз дә беләбез: элек-электән балаларны авыл тәрбияли иде. Кечкенә чакта иптәш кызым белән урамнан әрләшеп үтеп барабыз икән, бабаймы-әбиме туктатып, туктагыз, нишләп сез болай эшлисез, дип әйтә. Кибет артына кереп 1-2 малай тәмәке көйрәтеп торса, колагын борып, икенче күрмим, дип, әти-әнисенә илтеп тапшыралар иде. Тәрбия шундый булды. Хәзер бу тәрбия чаралары юк. Ләкин ялга әби-бабайга кайту бар.
Актанышта социаль мәсьәләләр буенча урынбасар булып эшләгән вакытта, җирлек һәр кайткан баланың паспортын булдыра иде. Кемгә, кайдан кайта, нәрсәсе белән кызыклы ул бала, нинди һөнәре бар – шушыларны язып алабыз. Укытучы, клуб мөдирләре бу баланы башка авыл балалары белән шул рәвешле берләштерә иде», – ди ул.
Теләче районында узган «Җәйге ялга – авылга!» исемендәге күчмә утырышта яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Мусина язды.