Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Идрисова: «Безнең авылга кермә, кавыштырып эшче кешене бетердең!» – дип әйтәләр
Чаллының «Эврика» мәдәният сараенда «Ана хакы» дип исемләнгән чара үтте. Анда республиканың «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты.
(Казан, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Гүзәл Шиһапова) Кичәгә Бөтендөнья «Ак калфак» җәмгыятенең Татарстандагы бүлек җитәкчесе Кадрия Идрисова да килде. Очрашуда аның тормыш юлын чагылдырган «Кадер иясе» китабын да тәкъдиv иттеләр. Форсаттан файдаланып, Кадрия Раесовна белән әңгәмә дә корып алдык.
Кадрия ханым, сезнең турыда китап чыкты, укыдыгызмы әле, ничек сезгә?
Укыдым, анда тормыш ничек булган – бар да шулай. Дөресрәге, шуның бер өлеше, чөнки кеше тормышы бер китап кына була алмый. Язучы үзе нәрсә сайлаган, халыкка нәрсәне күрсәтергә кирәк дип саный – менә шуны ала. Һәркемнең тормышын яза башласаң да, ул озын, эчтәлекле. Аллаһ биргән тормыш юлы бит. Шуңа күрә Нәбирә Гыйматдинова барысын да бик оста итеп башкарган.
Сез бик күп хатын-кызлар белән аралашасыз. Үзегез дә китап язарлык дәрәҗәгә җиткәнсездер?
– Күп, миндә чынлап та төрле гаиләләр, төрле хатын-кызлар язмышлары. Әле яңа гына Оренбургтан кайттым, Урал елгасы буендагы авылларда булырга туры килде. Анда нинди генә язмышлы хатын-кызлар юк. Гомумән, һәр кешенең язмышы гыйбрәтле.
«Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, шәхси сораулар да бардыр?
– Сораулар бик күп килә. Аеруча хәзер яшьләр исем кушу буенча киңәш сорап язалар. Яр сайлаганда да егетләр: «Нинди кызга өйләнергә?», «Аларны каян табарга?» – дип сорыйлар. Менә аларның байлыклары да бар, эшләре дә яхшы. Ә өйләнергә кыз таба алмыйлар. Исем кушканда бик гаҗәп гаиләләр бар. «Беренчесендә дә, икенчесендә дә сездән киңәш сораган идек, өченчесен алып кайттым, тагын ярдәм кирәк!» – дип язганнары да бар. Мин аларны белмим дә, истә дә калмый. Каяндыр табалар, социаль челтәремә язалар. Бергәләп киңәшләшәбез. Шулай да һәрберсенә язам, чөнки кирәк булмаса, алар миңа мөрәҗәгать итмәсләр иде. Билгеле, аннан соң инде өйләнешергә вакыт җиткәч, әниләр яза. «Мәскәүгә кызымны бирәсем бар, минем элеккеге гореф-гадәтләрне, йолаларны яңартасым килә. Пар мендәрләр, чигүле сөлгеләрне каян алырга, сандыкка ниләр тутырырга?» – дип сорыйлар. Тормышка чыккан кызлар күп. Безнең яшьләр безгә караганда акыллырак, алар авыз ачып торган кош балалары кебек – бездән җим көтәләр, без юнәлеш бирергә тиеш. Бер таныш кызыбыз тормышка чыкты. Миңа әйтә: «Көянтә-чиләк кирәк, берсенә печенье-конфетлар, икенчесенә токмач тутырырга», – ди. Бөтенесен дә безнеңчә эшләде, бу – бик күңелле бит.
Исемнәргә яңадан кайтып сорыйсым килә. Сез конкрет исемнәр тәкъдим итәсезме, әллә киңәш бирәсезме? Исем сайлаганда күбрәк нәрсәгә игътибар итәсез?
– Исемнәр дә тәкъдим итәм: «Әгәр күңелегезгә ошый икән, моның мәгънәсе шундый», – дип аңлатам. Исем мәгънәле булырга тиеш. Хәтта шундый исемнәр бар, әйтергә дә куркам, чөнки андый исем ияләре күп, үсештә булмый дигәнне аңлата. Ул бала чыннан да үсештә булмый. Без бит инде аның калебен шушы исемнәр белән баетабыз. Мәсәлән, мин Кадрия – кадер иясе. Әти-әниемә бик рәхмәтле, чөнки шул исемне биргәннәр. Чыннан да кадер-хөрмәттә яшәдем.
Хәзер бер төрле исемнәр китте, балалар бакчасында да охшаш исемнәр күп.
– Күп булса да, зур проблема түгел. Иң мөһиме – мәгънәсе. Авылдагы әби-бабайларның исемнәрен дә карарга кирәк, бары тик мәгънә калебне тәрбияли. Суга өшкереп, теләкләр әйтеп эчәләр бит, исем дә шул теләкләр кебек. Безнең организм 80 процент судан тора. Камил, Камилә, мәсәлән, бу бит әйткән саен камилләшү дигән сүз. Сүз бит кешегә атап әйтелә. Мәгънә кешене тәрбияли, юнәлеш бирә.
Таныштыру буенча да сорыйм инде. Берәр таныштыру оешмасы ачасыгыз килмиме?
– Үзем ачмыйм, әмма «Ак калфак» оешмасының андые бар бит. Азнакайда да, Балтачта да бик яхшы эшли. Таныштыру төркемендә бер апа бик тырыша. Былтыр 122 парны кавыштырдылар. Ул Мәскәүдән дә, Питердан да парлар таба. Хәзер авыл советларында: «Безнең авылга кермә, эшче кешене бетердең!» – дип әйтәләр. Көчле эш алып барыла. Таныштыру оешмалары бер-берсе белән элемтәдә тора, төрле төбәкләр белән дә эшлиләр. Бу эшне оештырыр алдыннан барысын да өйрәндек. Һәр җирлектә 30–50 яшькә кадәр булган бер дә өйләнешмәгән кешеләрне санадык, меңнән ким булган җир юк. Шул турыда хәзер ныклап уйланырга кирәк безгә, чөнки киләчәктә дәүләт тә уйланачак. Хәзер республикада 24 картлар йорты икән, киләчәктә район саен 24 булачак. Ул – куркыныч саннар, аңлап кына бетермиләр. Без җәмәгать оешмасы булгач, халык белән күп аралашабыз, төрле язмышлар бар.
Кадрия ханым, сез интернет аша бик күп киңәшләр бирәсез, әмма һәрберсенә аерым язып торырга бит. Үзегезнең блогыгызны алып барасыгыз килмиме?
– Сорыйлар, ярдәмче кызым да башларга кирәк, ди. Әлегә вакыт җиткерә алмыйм, аерым утырырга кирәк дип уйлыйм мин. Ярдәмчем 3 ел элек эшкә килде дә: «Сез биргән киңәшләрне 15 меңгә сатып алдым. Әле аларныкы «ерунда», Кадрия апа, сезнең киңәшләрегез бик файдалы», – дип шаккатып сөйләде. Киләчәктә, бәлки, моны да оештырырбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз