news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: Балаларыбызны татар журналистикасы белән таныштырмыйча булмый

Кадрия Идрисова: Балаларыбызны татар журналистикасы белән таныштырмыйча булмый
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанда VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры җиңүчеләре «Татмедиа»га сәяхәт кылды. Алар биредә нәшер ителүче вакытлы матбугат һәм «Тәртип» радиосы эше белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова фикеренчә, балаларны татар журналистикасы белән таныштыру мөһим.

«Без ел саен, инде 8нче ел Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы бик зур бәйге үткәрәбез. Ул укучы татар егет-кызлары арасында гамәлләштерелә. Монда 9,10,11 сыйныф укучылары һәм көллият укучылары катнаша. Менә бүген без аларны йомгаклауга җыйдык. Һәм беренче сәяхәтебез «Татмедиа»га булды. Чөнки, балаларыбызны татар журналистикасы белән таныштырмыйча булмый. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен дә, милләтпәрвәр буын тәрбияләү өчен дә татар матбугаты белән таныш булу кирәк», – диде ул «Татар-информ»га.

Бәйгедә барлыгы илнең 13 төбәгеннән катнашучы булган. Оренбург, Татарстан, Башкортстан, Пермь, Удмуртия яклары вәкилләре җиңеп чыккан.

«Гомумән, «Татмедиа» җитәкчелегенә һәм редакцияләр хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт әйтәбез. Һәркайда безне матур итеп каршыладылар. Яшь буынга һәр матбугат басмасы һәм радио турында тәмләп сөйлиләр, аңлаталар. Үзегез күреп торасыз, балалар да журналистларга кызыксындырган сорауларын бирәләр. Мавыктыргыч һәм күңелле аралашулар булды», – дип ассызыклады Кадрия Идрисова.

  • Җиңүчеләр «Ялкын», «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре һәм «Тәртип» радиосы эшчәнлеге белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100