news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадрия Идрисова: Бәйгедә, тормышта ясалмалык түгел, ихласлык өстенлекле сыйфат булып тора

Кадрия Идрисова: Бәйгедә, тормышта ясалмалык түгел, ихласлык өстенлекле сыйфат булып тора
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бәйгеләрдә һәм тормышта бары тик ихласлылык һәм башкаларга булышу сыйфатлары гына җиңүгә китерә. Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Халыкара «Татар кызы» конкурсының остазы Кадрия Идрисова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

«Ихлас булырга кирәк, дип әйтәләр. Чынлап та, тормышта да шулай бит. Кайбер кеше сүзе белән уйный, бөтен белгәне – уйнау, ә үзе ихлас түгел. «Татар кызы» бәйгесендә дә кызлар арасында ясалмалык бар, финалга үткәннәр арасында да ул күренә. Ә кайберләре тормышта ничек булса, шулай – ихласлар. Ул бәйгедә дә, эштә дә, гаиләдә дә, дуслары белән дә ихлас булып кала. Андый кызлар сәхнәдән дә күренеп тора. Алар хәтта сорауга да зур ихласлык белән җавап бирә», – диде ул.

Кадрия Идрисова бәйгегә бары тик бүләк өчен генә килгән катнашучылар турында да мисал китереп үтте.

«Мин барыбер кеше башыннан йөреп үтсәм үтәм, ләкин машинаны алам», – дип килгәннәр дә бар. Бер елны машина отканнан соң, кызыбызның әти-әнисе килде дә: «Бу машинаны хәзер кая куябыз, кемгә илтеп бирәбез? Әллә берәр җиргә, балалар йортына илтеп тапшырыйкмы?» – диләр. Алар машина биреләсен дә белмәгән», – дип искә алды остаз.

Аның сүзләренчә, 24 сәгать дәвамында кызлар белән янәшә булган кураторлар һәр катнашучының чын йөзен, дуслыкка мөнәсәбәтен ачык күрә.

«Кайсысына гомумән иптәшлеккә якын да килеп булмый, ул үз алдына гына карап яши. Кайберләренең бөтенесенә ярдәм итәсе килә. Барыбер әнә шундыйлар бәйгедә җиңеп чыга да. Тормышта бер-береңә ярдәм итү – мөһим нәрсә», – дип билгеләп үтте Кадрия Идрисова.

news_right_1
news_right_2
news_bot