news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадрия Идрисова Актанышның «Агыйдел» концертында: Бербөтен симфониягә әйләнүен тоябыз

Кадрия Идрисова Актанышның  «Агыйдел» концертында: Бербөтен симфониягә әйләнүен тоябыз
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Актаныш районының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт куйды. «Агыйдел»нең 13нче сезон концерт программасы «Үткән еллар, үткән юллар кайтавазы» дигән исем астында узды. Концерт хакында фикерләре белән Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да уртаклашты.

«Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамле концерты – гаҗәеп матур чара. Беренче мизгелләрдән үк концертның эчтәлеге үзенә алып кереп китә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган концерт безгә образлар аша бөтен әйберне тасвирлады. Монда 3 ел гына бергә яшәп калган һәм сугыш афәте аерган гаилә язмышы белән концертның үрелүен күрәбез. Хисләр дә бик нечкә итеп бирелгән. Кеше язмышлары белән концерт номерларының бербөтен симфониягә әйләнүен тоябыз», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Җитәкче җырчы, биюче һәм алып баручыларның эшен дә югары бәяләде.

«Сюжетның бер нигезгә алынганын һәм корылганын күрәбез. Артистлар һәм биючеләр аларны тулысынча тамашачыга ирештереп бара. Бер гаилә язмышында – ил тарихы чагылыш таба», – диде ул.

Концертны ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов һәм Алмазия Хаҗиева алып барды. Ансамбльне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова җитәкли. Иҗат коллективы ел саен яңа программа тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot