Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Идрисова: Актаныш рәссамнары белән дә данлыклы
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Васил Маликов исемендәге «Сынчы» рәсем сәнгатенең Бөтенроссия конкурсы үтте. Ул конгресс һәм Актаныш районы хакимияте белән берлектә үткәрелде. Җиңүчеләрне Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Ак кафлак» рәисе Кадрия Идрисова бүләкләп узды.
«Бәйге ничек барлыкка килде соң? Һәр районның үзенчәлеге була. Ә Актанышның үзенчәлеге - сәнгать көче. Үзем чит төбәкләр һәм илләр буйлап бик күп йөрим: бер генә җирлектән дә, бер генә авылдан да өч халык рәссамы чыкмаган, ә Иске Кормаштан андый рәссамнар өчәү чыккан. Васил Маликов – Татарстанның, Зилфәт Маликов – Башкортстанның, ә Әсгать Сәфәргалин – Украинаның халык рәссамнары. Актаныш рәссамнары белән дә данлыклы. Зилфәт абыйны хәтерлим, ул җәйләрен гел Кормашта үткәрә иде һәм бу авылның һәр почмагын картиналарында сурәтләп тарих битләренә теркәде. Бөек шәхесләрне онытмау – кешене шәхес итеп тәрбияли», – диде ул.
Кадрия Идрисова бәйгенең алга таба булачак форматы хакында да сөйләде.
«Киләсе елда бу бәйгенең йомгаклау этабын җәй көне үткәрәсе иде. Актаныш – 4 елганы берләштергән җир һәм мондый күренеш башка бер районда да юк. Шуның ярларында остаханәләр ясап оештыруны планлаштырабыз. Ярлар буенда зәңгәр һәм ак балчыклар бар. Кызылы да бар, ләкин аңа башкасын кушып эшләү кирәк. Без бәләкәй чакта ул балчык белән эшли идек, аңардан ярылмый торган әйберләр дә килеп чыга. Киләчәктә теләгем – Россия буенча җыелган талантлы балаларга Актанышта дәресләре үткәрү. Бу эш барып та чыгар, дигән фикердәмен. Әмма сезнең ярдәмсез булмый, актанышлылар. Бәйгене бергәләп тагын да күтәрик», – ди ул.

Бәйгедә җиңүчеләр Дипломнар һәм «Алиса» колонкалары белән бүләкләнде. Ә аларның иҗади эшләре Актаныш «Туган як» музеена тапышырылды.
- Беренче тапкыр оештырылучы бәйгедә республиканың 17 район-шәһәреннән һәм башка төбәкләрдән дә катнаштылар. Аларның яше – 6дан алып 23 яшькә кадәр. Иҗади эшләр 3 номинациядә бәяләнде. Оештыручылар билгеләвенчә, жюри карамагына 100дән артык эш тәкъдим ителгән булган.
- Бәйге халык сәнгате традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, скульптор Васил Маликовның иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз