Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Идрисова: «Ак калфак» оешмасының максаты - тәрбияле, эшчән татар әниләре үстерү
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында узган «Милләт җыены»ның тантаналы ачылышында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова оешманың эшчәнлеге һәм максатлары турында сөйләде.
«Безне Аллаһы Тәгалә җир йөзенә хатын-кыз итеп яраткан һәм билгеле бер вазыйфа йөкләгән. Ирләргә – гаиләне һәм ватанны саклау, хатын-кызларга – милләтне үстерү һәм тәрбия кылу. «Ак калфак» оешмасы нәкъ шул юнәлештә эшне алып бара. Безнең эш системасы бер умыртка баганасына утыртылган: 4 елга бер съезд үткәрелә, 2 елга бер тапкыр – җыеннар, ә съезд белән җыеннар арасында күчмә утырышлар. Иртәгә 35нче күчмә утырыш Тәтеш җирлегендә үтә», – ди ул.
Тәтештә узачак җыенның төп темасы – ана хакы. «Без башта 3 төркемгә бүленеп төрле җирлекләргә барабыз, аннан соң документаль кино карыйбыз, соңыннан пленар утырыш – «Калфак туе» була», – дип аңлатты Кадрия Идрисова.

Аның сүзләренчә, ныклы гаилә төзү өчен гаиләне һәм Ватанны саклый белә торган ир-атларны һәм тәрбияле, эшчән хатын-кызларны үстерергә кирәк.
«Безнең максатыбыз – киләчәккә тәрбияле, әхлаклы, намуслы, эшчән татар әниләре үстерү. Шулай булганда гына без ныклы гаиләләр тудыра алырбыз. Ныклы гаилә ул – дәүләтнең көче», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз