Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Фәтхуллованың татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен яңа үзөйрәткече басылып чыкты
Татарстан китап нәшриятында танылган методист, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллованың «Мин һәм татар теле» исемле үзөйрәткече басылып чыкты.
Автор, төрле курсларда татар телен укыту тәҗрибәсенә таянып һәм телне өйрәнә башлаучыларның ихтыяҗын истә тотып, яңа төр укыту әсбабы төзегән. Анда көндәлек тормыш белән бәйле 12 тема урын алган. Аларның һәрберсендә гади аралашу ситуацияләренә бәйле диалогик сөйләм үрнәкләре; актив тематик лексика һәм сөйләп калыплары; грамматик кагыйдәләр һәм аларга караган мисаллар; өйрәнелгән берәмлекләрне гамәли үзләштерү өчен төрле күнегүләр; тема ахырында үзтикшерү оештыру өчен тестлар бирелгән.
«Үзөйрәткечнең төп үзенчәлеге – кулланучыларны сөйләм үрнәкләрен тыңлап кабул итәргә, күп тапкырлар кабатларга, укырга өйрәтү, нәтиҗәдә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне гамәли кулланырга күнектерү. Үзөйрәткечтә урын алган сөйләм үрнәкләрен тыңлау өчен, махсус QR-код күрсәтелгән. Татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Һәркемгә җиң сызганып укый башларга һәм мөмкин кадәр күбрәк татарча аралашырга гына кирәк!» - диде «Татар-информ»га Кадрия Фәтхуллова.
Аның әйтүенчә, үзөйрәткеч ярдәмендә татар телен өйрәнүчеләр татар мәкальләре, сөйләм әдәбе үрнәкләре, фразеологизмнар, татар җырлары белән дә таныша һәм белемнәрен тирәнәйтә алалар.
«Үзөйрәткечнең икенче өлешендә уку өчен текстлар тәкъдим ителгән. Алар татар телен өйрәнүчеләрнең сүзлек запасын баетырга, татар халкының күренекле шәхесләре, танылган әдипләрнең әсәрләреннән алынган өзекләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Әлеге үзөйрәткеч ярдәмендә һәркем татарча сөйләшә башлар дип уйлыйбыз. Татар дөньясына рәхим итегез!» - диде үзөйрәткеч авторы.
Фото: © «Татар-информ»га Кадрия Фәтхуллова тәкъдим итте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз