news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог коронавирус белән авырган кешеләрдә йөрәк чирләре булуы турында сөйләде

Коронавирус инфекциясе кичергән күпсанлы кешедә йөрәк-кан тамырлары үсеш алу куркынычын исбатлаучы күрсәткечләр артуы ачыклана. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының В.А.Алмазов исемендәге фәнни медицина тикшеренү үзәге директоры, министрлыкның штаттан тыш баш кардиологы Евгений Шляхто белдерде.

«Чагыштырмача югары процент пациентларның, хәтта ковид инфекциясен уртача авыр кичерүчүләрдә дә миокардның зарарлану маркерлары, Т тропонин дәрәҗәсе үзгәреш кичерүе, ЭКГ үзгәрешләре артуы ачыклана. Бу киләчәктә миокард зарарлануга, ритм бозылуга һәм йөрәк җитешсезлеге үсеш алырга мөмкин дигән сигналлар», - диде ул.

Шляхто сүзләренчә, йөрәк җитешсезлегенең кичектерелгән үсеше куркынычы, ритм бозылу пациентларның тирәнтен диспансеризация узуына, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча тикшеренүгә нигез булып тора.

Табиб әйтүенчә, көзгә халыкның 80 проценттан да ким булмаган өлешенең вакцинация узуы мөһим. «Тик шул вакытта гына без 2022-2023 еллар эпидемия сезонына билгеле бер дәрәҗәдә ышаныч һәм тынычлык белән караячакбыз», - дип ачыклык кертте Шляхто.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100