news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин: Үз шәхесләребез истәлеген мәңгеләштерәбез икән – без моны аңлап эшлибез

Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов яшәгән йорт диварында җырчы истәлегенә мемориаль такта ачылды.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан шәһәре Кәрим Тинчурин урамындагы 17 нче йорт диварына Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә куелган мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Искәртеп узабыз, Истәлек тактасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгы уңаеннан, Филармония җитәкчелеге инициативасы белән куелды. Бу Филармония тарафыннан куелган өченче истәлек тактасы. Аның беренчесе – Айрат Арслановка, икенчесе – бер ай элек, Гали Ильясовка куелган иде.

Мемориаль такта ачу тантанасы җырчы башкаруындагы Карачтау авылы көенең язмасы белән башланып китте. Йорт янына җыелган халыкның – ә аларның күбесе Таһир Якуповны күреп белгән сәнгать әһелләре һәм Татар бистәсендә аның белән янәшә яшәгән өлкән буын кешеләре – күзләрендә яшь иде. Тантананы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе, әлеге эшне башкаручыларның берсе Земфира Гыйльметдинова алып барды.

“Җыр-моң яратмаган, татар музыка уен коралларында уйный белмәгән бер генә гаилә дә юк безнең татар халкында. Ул да җыр-моң арасында үскән, – дип башлады ул сүзен. – Таһир абый югары белемнәр алмаган. Ләкин аның юлында яхшы кешеләр очрап торган. Аны җыр дәресеннән күренекле композитор Әхмәт Хәйретдинов укыткан. Халыкта Таһир Якупов аркасыннан сыйпап үстерелгән җырчы түгел, дәүләт тарафыннан ярдәм күрмәгән, дигәнрәк фикер яши. Әйдәгез, тормышын анализлап карыйк әле. Музыкаль белеме булмаган килеш аны Татарстанның йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист итеп эшкә алалар. Шушымы аны хөрмәтләмәү? Бу 1966 ел була. Ул анда матур гына эшләп йөри. Татар дәүләт филармониясе солисты булып та күп илләрдә-җирләрдә була – үзенең моңлы тавышы белән халкыбызны шатландыра. Без хәзер Казан шәһәренең иң күркәм урыннарының берсендә. Янәшәбездә генә – Идел. Шәһәрнең үзәге. Аңа заманасы өчен купшы гына фатир да бирелгән. 1977 елда үзенең татар музыка сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем дә бирелә. Ә инде аңа булган халык мәхәббәтен санап бетергесез...”

“Таһир Якупов кебек җырлар өчен белем алу кирәкми. Аңа Аллаһ тарафыннан тавыш бирелгән, – дип дәвам итте сүз Филармония җитәкчелегенә тапшырылгач, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. – Мин гомерем буе Таһир Якуповка ихтирам белән яшәдем һәм бүген дә аны хөрмәтләп килгән халкым сафында. Биредә күбегез Таһир Якуповның чордашлары. Без үзебезнең шәхесләребезне белергә һәм барларга тиешбез. Татарның аһәңен балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерергә тиешбез”,

“Бүген бик дулкынландыргыч көн. Без күптән эшләнмәгән эшебезне куып җиттек. Кызганыч, мин Таһир абыйны күреп белмим. Телевизордан җырларын тыңлап кына үстем, – дип сүз алды Филармония директоры Кадим Нуруллин. – Ул безнең халкыбызның сәнгати муенсасының бер бриллианты. Без үзебезнең шәхесләребезне барлап, алар истәлегенә дивар такталары, һәйкәлләр ачабыз икән, димәк, без телебезне һәм динебезне саклау юлында зур эшләр башкарабыз. Без аны аңлап эшлибез”, – диде ул һәм әлеге эшне башкарып чыккан хезмәттәшләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Диварга куелган мемориаль тактаны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры Кадим Нуруллин белән сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов ачты. Рәссам Фәнил Вәлиуллин тарафыннан ясалган эшне – түбәтәйле Таһир Якупов рәсемен җырчыны якыннан белүчеләр, бик затлы һәм бик охшаш, дип бәяләде.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге директоры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаева, Таһир Якуповның сәхнәдәшләре – Шамил Әхмәтҗанов, Хәмдүнә Тимергалиева, Таһир Якуповның тамырлары тоташкан Теләче районы вәкиле – районның Мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Иксанов, җырчының туганнары чыгыш ясады.

Мәгълүмат өчен: Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.

Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә.

Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Мемориаль такта ачу тантанасына күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясамады. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бүгенге җитәкчелеге дә юк иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100