news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадим Нуруллин «Татар-информ»га: Иҗади элемтәләребез ныгысын

Кадим Нуруллин «Татар-информ»га: Иҗади элемтәләребез ныгысын
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән котлады.

«Татар-информ» республика тормышын, дөньяга сибелгән татарларның язмышын яктыртуда төп мәгълүмат чараларының берсенә әверелде. Ил-көн яңалыклары белән кызыксынган һәр татар кешесе агентлык эшчәнлеген күзәтеп бара дип уйлыйм. Иманым камил, һәр җитәкче иртән «Татар-информ» яңалыклары белән таныша, минем иртәм шулай башлана», – диде ул.

Кадим Нуруллин филармониянең агентлык белән элемтәсе турында әйтте.

«Татар-информ» агентлыгы белән Татар дәүләт филармониясе иҗади хезмәттәшлектә. Башкача мөмкин дә түгел. Филармония сәнгатьнең юкка чыгу алдында торган жанрлары сагында тора, милли сәнгатьне пропагандалый. Шәхесләр, тарих, рух – биредә. Менә шушы хәзинәне халыкка җиткерүдә сезнең өлешегез бик зур», – дип ассызыклады филармония директоры.

«Алга таба да шушы юнәлештә эшчәнлегебез дәвам итсен, иҗади элемтәләребез ныгысын дигән теләктә калам. Юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәм», – дигән теләген җиткерде Кадим Нуруллин.

  • 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы хуҗалык исәбендә эшли торган мәгълүмат агентлыгы оештыру турында карар кабул иткән. Документны өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Минтимер Шәймиевимзалаган.
  • «Татар-информ» СССР вакытында һәм Россия Федерациясендә төбәкнең беренче мөстәкыйль мәгълүмат агентлыгы булды.
  • Күп еллар дәвамында агентлык иң еш искә алына торган матбугат чаралары рейтингында алдынгы урында.
news_right_1
news_right_2
news_bot