news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин сугышта эшләгән артистларның йортына истәлек тактасы кую яклы

“Алар сугыш елларында нибары алты-җиде кеше булган”, - ди Татар дәүләт филармониясе директоры.

Кадим Нуруллин сугышта эшләгән артистларның йортына истәлек тактасы кую яклы
Султан Исхаков

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин сугыш елларында эшләгән артистларның йортларына истәлек такталарын куярга тәкъдим итте. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Тиздән Бөек җиңүнең 75 еллыгы җитә, без артистларыбыз яшәгән һәм бүгенге көнгәчә сакланып калган йортларга истәлек такталарын урнаштыру идеясен тәкъдим итәбез. Ул артистларны сез беләсез. Алар сугыш елларында нибары алты-җиде кеше булган. Соңыннан алар Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган”, - диде ул.

Филармония директоры сүзләренчә, артистлар торган биналар шәһәр үзәгендә урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100