Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кадим Нуруллин Илһам Шакировның 90 еллыгына бәйле чаралар турында сөйләде
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның 90 еллыгына бәйле чаралар белән таныштырды.
«Мөмкинлекләр булса (ә ул бик зур финанслар сорый), киләсе елның 15 февралендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге залда концерт оештырырбыз. Бер дә булмаса, 15 февральдә башка залда тамашачылар белән очрашырбыз. Илһам абый репертуарындагы җырларга хилафлык китермәгән җырчылар белән концерт куярбыз. Аннан соң, Россия буйлап – Мәскәү, Уфада аңа багышлап, зур концертлар оештырасыбыз, халыкка тагын бер тапкыр искә төшереп узасы килә», – диде ул.
Моннан тыш, ул 15 февральдә Илһам Шакиров исемендәге премиянең җиңүчеләре билгеле булачагын, аларга премия тапшырылачагын искәртте.
«Балкыш», «Безнең заман», «Созвездие – Йолдызлык» кебек фестиваль-конкурсларга да, Илһам Шакиров репертуарында булган җырларны башкарып, конкурс уздырырга, дигән йөкләмә бирелде. Ул гына да түгел, Илһам абыйның җырларын һәм мирасын саклау юнәлешендә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшләү дә күз уңында тотыла. Илһам абый минеке генә дә, сезнеке генә дә түгел. Кем нәрсә эшләсә дә, ул, ахыр чиктә, татар сәнгатенә – үзебезнең сәнгатькә кайтып кала. Бу – бик зур эш дип саныйм», – диде филармония директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз