news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин: Илһам Шакиров репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк

Кадим Нуруллин: Илһам Шакиров репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин фикеренчә, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк.

«Җырчыларга сак булырга, киңәшләшеп эшләргә әйтер идем. Чөнки аны халык шулай кабул иткән, халык аңа мөһер суккан – ул документ булып тора. Илһам абый репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк. Мин аңлыйм: һәр җырчының җырлау осталыгы, манералары, бормалары башка төрле булырга мөмкин. Җырчы җырның «фундаментына» тия икән, минемчә, ул хаклы булмас», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның сүзләренчә, классик җыр икән, аңа тимәскә кирәк. «Әйе, бу – консерватив фикер. Классика ул – Тәүрат, Коръән, Талмуд. Ягъни закон. Ә мин законны болай күрәм, дип эшләп булмый бит. Язылган икән, димәк, аны үзгәртеп булмый. Элек җырланган җырның авторлары көйне яки сүзләрне үзгәртеп башкарырга ризалык бирер идеме? Юк. Илһам абый җырлаган җырлар һәм аннан соңгы чыккан җырларга – татарның фундамент җырларына, минемчә, тияргә кирәкми», - диде Кадим Нуруллин.

«Бәлки, җырчылар тизлеген үзгәртергә, аранжировкасын яңартырга тырышадыр, ләкин ул, мәрхүм Рамил абый Курамшин әйтмешли, үзенең «витаминын» югалта. Элекке җыр булып калмый ул, авторның язган әсәренә хилафлык китерәбез. Бу очракта Илһам абый репертуарындагы җырлар шул килеш сакланып калсын иде», - диде филармония директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100