Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады
Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров каберенә һәм ул яшәгән йорттагы элмә такта янына чәчәкләр куйды.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл филармония бакчасында булырга тиеш дип саный.
«Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү өчен бик аз вакыт аралыгында күп эшләр башкарылды, ул бик сирәк була. Безнең арадан киткәненә күп вакыт узмады, шул аралыкта концерт залына аның исеме бирелде, элмә тактасы куелды, бер проспектка аның исеме бирелде. Алга таба һәйкәл мәсьәләсе дә кузгатылачак. Һәйкәлнең урынын кайгыртырга кирәк, без аны филармония бакчасында булыр дип күрәбез», — дип сөйләде ул.
Аның фикеренчә, һәйкәл мәсьәләсе киләсе берничә ел эчендә хәл ителер.
15 февраль — Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров туган көн. Татар җәмәгатьчелеге аның каберенә һәм Николаев урамындагы элмә тактасы янына чәчәкләр салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз