Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кадим Нуруллин: "Артист – милләтнең абруе, таянычы, алар бердәм булып, әйдәп йөрергә тиеш"
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесе үткәрде.
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесе үткәрде. Мәҗлескә 85 кеше чакырулы иде. Филармония директоры Кадим Нуруллин бу мәҗлеснең милләтнең моң символы булган Әлфия Авзалованы искә алу өчен оештырылуын искәртеп узса да, әлеге җыелуның төп максаты артистларга юнәлтелгән рәхмәт сүзләрендә яңгырады.
“Бүген милләткә яшәргә җиңел түгел. Һәрвакыт авыр булды. Бүген тагын да авыр. Милләтебез үзебез өчен кирәк. Сез – артистлар, халык алдындагы абруйлы кешеләр, сез элек тә, бүген дә, милләтнең өмете, таянычы, шуңа күрә сез бергә булырга тиеш, сез бердәм булырга тиеш, сез әйдәп йөрергә тиеш”, – диде Кадим Нуруллин.
Әлеге мәҗлес турында репортажны “Интертат”тан укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз