Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Кадим Әлмәт» коллективы Идел-Урал төбәкләрендә тупланган мирасны альбом итеп чыгарган
«Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» альбомында бәетләр, риваятьләр урын алган.
«Кадим Әлмәт» коллективы «Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» дигән альбомын чыгарган. Альбом – Идел буе һәм Урал төбәкләре, Татарстан, Оренбург, Чиләбе авылларында этнографик экспедицияләрдә тупланган музыкаль һәм шигъри мирас өстендә алып барылган эшнең нәтиҗәсе.
«Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» Идел буе Болгар иленең мәдәнияте һәм сәнгате оешу, аның башкаласын Казанга күчерү турындагы бәетләр, риваятьләрдән, тарихи-романтик сюжетлардан, лирик һәм көнкүреш бәян итүләрдән гыйбарәт», - дип хәбәр итә Yummy music лейблының матбугат хезмәте.
Барлык этник әсәрләр аутентик төрки музыкаль уен коралларында башкарылган: кыл кубыз, думбра, дәф, ятаган, курай. Шулай ук, урта гасырларның азагында Идел буе халыкларына хас музыкаль форма, ритм һәм шигъри иҗек сакланган дөнья халыкларының кайбер уен коралларын да ишетеп була, диелә хәбәрдә.
- «Кадим Әлмәт» коллективы төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан «Татнефть» хәйрия фонды инициативасы белән оештырылган. Проектның җитәкчесе – Павел Корчагин.
Альбомда «Гаҗәеп ирер Болгар тарихы», «Шәһри Болгар кызлары», «Болгар башкаласының Казанга күчү хикәяте, яки Аксак Тимер бәете», «Гөлҗамал», «Мәхбүбә», «Озату», «Казан маршы», «Казан ханы язмышы», «Кунакларны хөрмәтләү җыры» кебек композицияләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз