Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кадетлар хәрәкәте сәламәт һәм нык буын үстерергә мөмкинлек бирә – Алексей Песошин
Татарстан Премьер-министры кадетларның өченче слетының ачылыш тантанасында катнашты.
(Казан, 30 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кадетлар хәрәкәте физик яктан сәламәт, рухи яктан нык буын үстерергә мөмкинлек бирә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Тикшерү комитеты кадетларының өченче слетының ачылыш тантанасында шулай дип белдерде. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды.
Алексей Песошин кадетларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. "Яшьләрнең тәрбиясе теләсә кайсы ил өчен бик мөһим. Илнең бәйсезлеге, иминлеге, яшьләрне тәрбияләү ни дәрәҗә уңышлы булуына бәйле. Белем бирү сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе - кадетлар белеме. Моңа дәлил буларак залда 14 төбәктән вәкилләр җыелган. Кадет хәрәкәте үсеше физик яктан сәламәт, рухи яктан нык буын үстерергә мөмкинлек бирә. Татарстанның бу юнәлештә үзенең үсеш потенциалы бар. 2017-2020 елларга кадетлар белеме үсеше концепциясе кабул ителде", - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе. Ул Татарстанда 15 кадет оешмасында 4 мең 188 кадет белем алуын, анда тәрбияләнүчеләргә сыйфатлы белем бирелүен әйтте. "Кадет мәктәпләрендәге кайбер технологияләр уникаль һәм аларны киңәйтү таләп ителә", - диде Алексей Песошин. Ул республикада патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелүен билгеләп узды.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының укыту-тәрбия эше идарәсе җитәкчесе, Россия Федерациясе Герое Сергей Петров әйтүенчә, кадетлар белеменең системалы үсеше кирәклеген вакыт дәлилләде. "1801 елда ук Бөек Петр армия һәм флот өчен артиллеристлар, инженерлар һәм диңгезчеләр әзерләү өчен математика фәннәре мәктәбенә нигез салган. Бүген гасырлар узгач, сезнең, кадет традицияләре варисларының, илнең киләчәген тәшкил итүчеләр булуыгызны аңлыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Петров кадетларга. Ул Россия Президенты Владимир Путинның да, үсеп килүче буын тәрбиясенең илнең ышанычлы үсеше нигезе булуы турында әйтүен искәртте. Сергей Петров бүген белем бирү оешмаларының вакыт таләпләренә җавап бирүен билгеләп узды. Ул кадетларга җаваплылык, батырлык, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар мөһим булырга тиешлеген ассызыклады. Ул кадет белеменең психологик әзерлек мөмкинлеге бирүенә дә игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз