news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадет мәктәбендә ислам һәм православие дине буенча фикер алыштылар

Укучылар кызыксындырган сорауларын биреп калырга тырышты

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 23 сентябрьдә кадет мәктәбе укучылары Кама Тамагы мәчете имам-хатыйбы Раил һәм Кама Тамагы чиркәвеннән Николай атакай белән очрашты, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы..

Түгәрәк өстәл янында балалар көнүзәк тема – мөселман һәм православие дине, кешеләрнең бер-берсенә карата толерантлыгы, начар гадәтләр һәм яшьләрнең наркотик куллану темаларын тикшерде, хәзерге заманда терроризм һәм экстремизм мәсьәләләрен күтәрде. Сәгать ярым дәвамында дин әһелләре кадет мәктәбе укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot