Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадерле кешегә кадерле бүләк: Габдулла Тукайның яңа альбомын тәкъдим иттеләр
Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай» альбомын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге басманы әзерләүдә ТР Милли музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан китап нәшрияты һәм Тукай музее хезмәткәрләре катнаша.
«Тукайның иҗаты татар халкын берләштерү символына әйләнде»
Чараны ачып җибәргәндә, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов әлеге альбомның татар һәм рус телләрендә чыгуын һәм аның берничә фәнни-мәдәни оешманың уртак хезмәте нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, альбом заманча бизәлеше һәм бай эчтәлеге белән Тукайның гомер юлын гына түгел, аның замандашларын да яктырта.
«Әлеге альбом чыннан да Тукай иҗаты, аның иҗат дөньясына алып керә, замандашлары белән таныштыра, гомер юлын ачып сала. Гомумән, Тукайның иҗаты бүген әдәбият, мәдәният чикләрен узып, татар халкын берләштерү символына әйләнде. Татарның милли мәдәни кодын формалаштыру һәм алга таба үстерү юнәлешендә саллы бер нигез булып тора. Чыннан да, ул эчтәлеге белән дә, эшләнеше ягыннан да кадерле кешегә кадерле бүләк булырлык итеп әзерләнгән», – дип искәртте Айнур Тимерханов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тукайның фотолары бармак белән генә санарлык»
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла яңа альбомны Мөхәммәт Мәһдиев тырышлыгы белән 1986 елда дөнья күргән фотоальбом белән чагыштырды. Ул Тукайның фотосурәтләре бик аз булуын, әмма аның образы рәсем сәнгатендә бик зур урын алуын искәртте.
«Тукайның фотолары бүгенге заман шагыйрьләренеке кебек күп түгел. Бармак белән генә санарлык фотолар белән альбом тутырып булмый. Ләкин Тукай - рәсем сәнгатендә бик зур урын алган шагыйребез. Мәсәлән, Казаковның сәке өстендә утырган бәләкәй Тукае бик популяр картина. Ул, бәлки, Тукайга да охшап бетмәгәндер, ләкин аның күзләренә бөтен татар халкының сагышы сыйган», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов та 1986 елгы басманың инде раритетка әйләнүен, яңа китапның исә шул традицияләрне дәвам итүче заманча хезмәт булуын әйтте.
«Альбомны яңа материаллар белән баетып, ләкин элеккеге материалларны калдырып эшләргә булдык»
Альбомны төзүчеләрнең берсе Ләйсән Миңнуллина китапның ничек әзерләнүе турында сөйләде. Аның әйтүенчә, альбомны эшләгәндә аның алдында традицияләрне саклау яки эксперименталь юлдан бару дигән сайлау торган.
«Минем уйлавымча, монда [традицияләр һәм яңалык арасында] ниндидер баланс сакланырга тиеш. Хәзерге заман укучысына кулай, төпле, бай, матур булсын өчен, альбомны яңа материаллар белән баетып, ләкин элеккеге материалларны калдырып, шундый форматны сайларга булдык. Бу эштә безгә Зөфәр Бәширов фотоархивы бик нык ярдәм итте. Без аннан фото-рәсемнәрне алдык, чөнки алар хәзерге цифрлы рәсемнәр белән алыштыргысыз һәм сәнгати яктан бик яхшы эшләнгән. Альбомда классигыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең текстын калдырырга уйладык. Ә инде хәзерге заман өлешен филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова язды», – дип аңлатты Ләйсән Миңнуллина.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Альбомның көчле фәнни нигезе бар»
Фикер алышу барышында Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнованың әтисенең текстын яңа басмада калдырганнары өчен рәхмәтен җиткерде һәм Тукай феноменын аңлау өчен контекстның никадәр мөһим булуын аңлатты.
«Бер зур башкорт шагыйренең көндәлекләрендә: «Менә Гетелар, Шекспирлар турында без даһи дип әйтәбез, ләкин Габдулла Тукайга карата мин бу сүзне куллана алмыйм», – дигән язмага тап булдым. Минемчә, даһилыкны күрер өчен контекст кирәк. Һәм минем әти гомере буе Тукайны контекстта өйрәнде. Менә бер агач тора икән чүлдә, без аны аңлый алмыйбыз – зурмы ул, юанмы, ләкин каршыбызда урман торса, без аны аңлыйбыз. Әтинең никадәрле әсәрләре, мәкаләләре бар – ул Тукайның журналистика, әдәбият, сәнгатьтәге мохитен, аның дусларын, дошманнарын, сәяси вазгыятьне өйрәнгән кеше. Хәзерге галимнәргә менә шушы трендны дәвам итәргә кирәк», – диде Гәүһәр Хәсәнова.
Шулай ук филология фәннәр докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов альбомның көчле фәнни нигезе булуын искәртте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз