news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадер кичәсе алдыннан Иранда мәчетләрне вакытлыча ачып торалар

Пандемия вакытында Иранда 100 меңнән артык кешенең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, якынча 6,6 мең кеше үлгән.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Кадер кичәсе алдыннан Иранда мәчетләрне вакытлыча ачалар. Бу хакта Иран массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Киләсе атнада өч төн рәттән ике сәгатькә мәчетләргә дин тотучыларны кабул итәргә рөхсәт ителәчәк.

Мартта яңа коронавируска каршы көрәш чаралары кысаларында Иранда барлык мәчетләр дә ябылды.

Пандемия вакытында Иранда 100 меңнән артык кешенең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, якынча 6,6 мең кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot