news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каддафине һәм дөнья сәясәтен аңлап буламы?

Рушания АЛТАЙ

Әгәр сез электр өчен түләүнең нәрсә икәнлеген белмәсәгез, су фактурасын, гомумән күргәнегез булмаса, гаилә коруга кулыгызга 65 мең доллар тоттырылса һәм аның белән 4 бүлмәле фатир ала алсагыз, балагыз тууга банк хисабыгызга 7 мең доллар салсалар, үзкыйммәте бәясенә менә дигән автомобильдә җилдерсәгез, аны йөртер өчен ягулыкны бушка диярлек тутырсагыз, үзегезне ул илнең кирәксез кешесе итеп хис итәрсезме? Өстәвенә, чит илдә укырга теләк белдергәч, дәүләтегез букчагызга кирәк чаклы сумманы да салып куйса, дәүләт кеременнән дә да өлеш чыгарса, сез ничек үзегезне ул илнең үги баласы итеп тоярсыз? Уйларым мине Ливиягә, аның мәрхүм җитәкчесе Муаммәр Каддафи тирәсенә алып китте.

Сәясәттә гаделлек бармы?

АКШ һәм көнчыгыш илләре яратмады Каддафине. Гәрчә, аларның Африка илләренең, гарәп дөньясының көчле, бәйсез лидерларын өзелеп сөйгәнен күрмәде әле бу җиһан. Элеккеге елларда Гыйрак башлыгы Саддам Хөсәен дөньяның иң яман, тиран, канэчкеч кешесе итеп күрсәтелде. Аның үлеменнән соң чират Муаммәр Каддафигә җитте. Нигәдер мондый золымнар, үз халкын "интектереп" яшәтүчеләр, геноцид оештыручылар гел мөселман дөньясыннан гына чыга. Һәм бу лидерлар нигәдер чокыр-чакырда, канауда яшеренеп яткан, сакал-мыекка батып беткән килеш табыла. Һәм нигәдер аларның мескен хәлен бөтен дөньяга күрсәтү оештырыла. Нигәдер аларны хөкем итү эше дә еллар буе бармый, бик тиз хәл ителә. Ә Муаммәр Каддафине мәхкәмәгә чыгарырга да кирәк күрмәделәр әнә. Яралы бәдәнен мәсхәрәләүдән, җәзалаудан тартынып тормадылар, вәхшиләрчә җанын алдылар. Ул гына җитмәгән кебек, хәтта үле гәүдәсеннән көлделәр, мыскыл иттеләр. Моны бөтен дөньяга күрсәтеп, хозурландылар, тәм таптылар, тәрбиясез булуның бар мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
1992-1995 еллар арасында Югославиянең таркалуына китергән Босниядәге сугышта якынча 110 мең кешенең үлгәне, ике миллионлап кешенең туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр калганлыгы билгеле. 1995 елның 11 июлендә Сребриницада серб гаскәрләренең 8 мең мөселман ир-атны үтерүен, Сараево шәһәрен 44 ай буе чолганышта тотуын, меңләгән мөселман хатын-кызларның көчләнүен, 70кә якын күпләп үтерелүчеләрнең каберлекләре табылуын тарих әле онытмады, онытачак та түгел. БМО һәм НАТО бөтен бу вәхшәттән башлыча Сербия президенты Радован Караджич, Югославия президенты Слободан Милошевич, генерал Ратко Младичны җаваплы тотты. Аларны Гаагадагы Халыкара мәхкәмәдә хөкем итәргә карар чыкты. Радован Караджич 11 аеры җинаятьтән гаепле табылса да, 10 елдан артык качып яшәде. АКШ аны тапкан кеше яки кешеләргә 5 миллион доллар акча бирергә вәгъдә бирсә дә, Саддам яки Муаммәр кебек тиз генә табылмады ул. 2008 елда гади ватандаш кебек иркенләп автобуста барганда кулга алынды. Мәхкәмәдә: "Мин халкыма хезмәт иттем, аның изге һәм хаклы максатын якладым", - дип үз-үзен якларга да, хәтта мәхкәмәгә байкот белдерергә дә рөхсәт ителә аңа. Слободан Милошевичның да мәхкәмәсе тиз генә төгәлләнмәде. Әле тегеләй, әле болай итеп, хөкем ителүен 5 ел буе сузды да сузды ул, ниһаятендә йөрәге түзмәде, тотыклы яшәгән төрмә камерасында тыныч кына дөньяга күзләрен йомды. Генерал Ратко Младич та еллар буе иректә рәхәтләнеп йөрде. Геноцид оештыруда, кешелеккә каршы җинаятьләр эшләүдә 16 пунктлык җинаять белән гаепләнсә дә, дачасында ял иткәндә 2011 елның 26 маенда гына кулга алынды. Мәхкәмәгә агымдагы елның урталарында чыгар дип көтелә. Игътибар итсәгез, бу шәхесләрнең язмышлары Саддам белән Муаммәрнеке кебек булмады. БМОга күрә, Караджич, Милошевич, Младич та, Гыйрак белән Ливан дәүләт башлыклары кебек үк, халыкка золым чиктерделәр, демократиянең "д"сын да күрсәтмәделәр, гаделлек турында уйлап та карамадылар, кешечелеккә каршы зур гөнаһлар эшләделәр. Геноцид дисәң - геноцид, көчләү дисәң - көчләү, күпләп үтерү дисәң - күпләп үтерү - бөтен бу җинаятьләрне кылган ауропалылар мәдәни шартларда кулга алынып, мәдәни рәвештә мәхкәмәдә җавап тота алалар. Тик нигәдер Саддам белән Муаммәр бу хокуклардан мәхрүм ителделәр. Ислам дине вәкиле Саддамны үтергәндә, мөселман дөньясының иң хөрмәтле бәйрәме беткәнен дә көтеп тормадылар, тизрәк җанын алу ягын карадылар. Ә Муаммәргә килсәк, аңа үзен бөтенләй яклау форсаты бирелмәде. Нефть һәм газ катламы өстендә утырган Гыйрак белән Ливия, юлбашчылары үтерелгәннән соң, демократия һәм иреккә кавышты гүя. Ләкин нинди ирек? Бер фикер иясе: "Хөрлек - югалтырлык әйбер калмаган вакытның икенче төрле исемләндерелүе",- дип, әйтерсең, күз алдында Гыйрак белән Ливияне тоткан.

Каддафи Ливиясе

Муаммәр Каддафи дәүләт хакимиятенә килгәндә, илендә хәреф танучылар чама белән 25 % булган булса, ул үлгән вакытта халкының 83 % кулына каләм алып яза, китап укый ала иде. Югары белемлеләр саны да 3тән 25 процентка күтәрелгән. Аның дәверендә Ливиядәге сәламәтлек һәм мәгариф хезмәтләре тулысынча бушка иде. Ливия дәүләтенең чит илдә укырга теләгән һәр ватандашына ай саен 2 мең 300 доллар стипендия түләгәнлеген дә һәркем белә. Иленә әйләнеп кайтуга эшкә урнаша алмаса, янә эш тапканчыга чаклы 730 доллар компенсация биреп барыла иде.
Бүгенге заманда бер гаилә өчен иң кирәкле берничә әйбер бар: торыр урын, автомобиль, яшәвеңне тәэмин итәрлек акча. Ливия дәүләте ватандашларының бу кирәксенемнәрен тулысынча каршылауны оста итеп оештырган. Муаммәр Каддафи өй, фатирга ия булуны икмәк белән тигез күргән, күрәсең, икмәксез яшәп булмаган кебек, түбәсез гомер кичерүне күз алдына да китермәгән булса кирәк. Шуңа күрә дә яшь парларны иң элек торак белән тәэмин итүгә зур игътибар биргән. Гаиләләрнең төптән нык булуын кайгырткан кеше генә шулай эшли аладыр, мөгаен.
Үз бизнесын ачып җибәрергә теләгән кешегә шундук 20 мең доллар бирүче Ливия дәүләте фермерлык эше белән шөгыльләнергә теләүче кешегә дә бөтен мөмкинлекләрне алдына тезеп сала иде, ул мөмкинлекләр турында Ауропада, хәтта АКШның үзендә дә хыял корып кына була. Фермер булырга җыенган шәхескә кыска вакыт эчендә дәүләттән берничә гектарлык җир, йорт бирелә. Комбайн, трактор кебек эш транспортлары, чәчүлек орлыклар, берничә эре баш терлек белән тәэмин ителә. Мондый шартларда, ялкау һәм җавапсыз булмаганда, уңышка ирешмәү, эшли алмау мөмкинме?
Автомобиль ала башласаң, башка бик күп илләрдәге кебек, халыктан акча каеруга корылган таможня салымы, кулланучы салымы, юл салымы, мотор салымы кебек төрле түләүләр белән интектермичә, заводта ясалу бәясенә иң яхшы "тимер ат" алырга мөмкин булганын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Шулай ук бер литр бензин бәясенең 13-14 центтан артмаганлыгы да билгеле. Чит илләргә нефть сата торган илебездә без аны 80 центка сатып алабыз.
Ливиядә кредитлар да процентсыз бирелә иде халкына. Башка илләрдә исә процентсыз банк кредиты турында хылланырга гына кала.
Муаммәр Каддафи Ливиясенә карап, безнең генә түгел, бик күп илләрнең гыйбрәт һәм үрнәк алырлык шактый нәрсә бар чынлыкта.
Халкының демократик иреген кысса да, матди халәтен төптән кайгырткан Ливия дәүләтенең, Каддафи үлгәндә, бер тиен тышкы бурычы юк иде. Ә бит хәзерге заманда дөньяда бурычсыз илләрне очратуы кыен. Әйтик, халыкара кредит дәрәҗәләндерү корылышы Standard & Poor’s (S&P) белдергәнчә, АКШның - 13 триллион 917 миллиард, Англиянең - 9 триллион 123 миллиард, Франциянең - 5 триллион 13 миллиард, Алманиянең 4 триллион 969 миллиард доллар тышкы бурычлары бар. Мәсәлән, Грециянең бурычы кеременнән 4 кат зуррак.
Әйе, Ливия чын мәгънәсендә хөр дәүләт иде, чөнки ул беркемгә бурычлы түгел иде, ләкин моның каршылыгында кесәсе дә буш түгел иде. Аның Үзәк банкында 170 миллиард доллар акчасы һәм 27 тонна алтыны булганлыгын бөтен дөнья белә.
Дәүләт байлыгы халкына тигез таратылган бердәнбер ил буларак алга чыга Ливия. Һәр ел ахырында нефть сатуыннан килгән табыш һәр ватандашының кассасына тигез микъдарда бүленеп салына иде. Иленең туфраклары астыннан чыккан нефть акчасын яңа туган сабыйдан алып, иң карт кешесенә чаклы ала алган тагын кайсы ил бар? Гадәттә, башка илләрдә табигый байлыклардан килгән керемнән җәмгыятьнең аз бер өлеше генә файдалана.
Муаммәр Каддафи халкын бөтен бу байлыкларга лаек күрде. Кайбер кемсәләр Каддафине "Тиле" дип бәяләсә дә, искиткеч акылга ия булуын бөтен дөнья гадәтләнгән традияцияләргә каршы килеп күрсәтте ул. АКШка, Ауропа дәүләтләренә Ливия нефтен доллар яки еврога түгел, алтын белән сатып алуны тәкъдим итеп, әйләнешкә кыйммәтле металлны кертергә теләде. Бу сәүдәдә иң гадел юл булачак иде. АКШ - теләгән чаклы доллар, Ауропа теләгән чаклы евро кебек каршылыксыз кәгазь акчаны бик ансат бастыра ала, шунлыктан кәгазь акчаның кыйммәте юк, моны Каддафи яхшы аңлый иде, ә менә алтын тәңкә бастыру өчен чын мәгьнәсендә билгеле бер байлыкка, матдияткә ия булу кирәк. Ни генә әйтсәң дә, алтын - кәгазь түгел. Алтынның әйләнешкә керүе фаизләрне дә юкка чыгарачак, ә бу исә кайберәүләрнең кырын ятып кына акча эшләү процессын җимереп ташлауга китерәчәк иде. Гомумән, бүген җир йөзендә беркем дә доллар белән евроның ничаклы каршылыгы булуын кистереп әйтә алмый. Икътисад яңалыкларын күзәтеп баручылар беләләрдер, 2011 елда алтын бәясе рекорд дәрәҗәдә үсте. Ни хикмәт, узган ел кайбер илләрнең үзәк банклары алтын резервлары булдырырга кереште. Димәк, икътисад дөньясы үзе дә кәгазь акчага ышаныч калмаганлыгын аңлый. Кайбер икътисадчыларның фаразлавынча, якын киләчәктә илләрнең экономикасы, "яхшы" яки "начар" дип, алтын резервларына карап бәяләнәчәк. Бу очракта тауарның кыйммәтен дә таләп һәм тәкъдим билгеләячәк. Кыскасы, әйләнеп-тулганып, Муаммәр Каддафи күрсәткән юлга чыгылачак. Ә башка илләрнең байлыкларын чөмереп яшәргә гадәтләнгән "патша илләр" дөнья экономикасының глобаль акча берәмлеге - алтын булуын теләми.

Каддафи, халык, корал һәм нефть

Каддафинең тагын бер кызыклы ягы искә төшә. Ул үз халкын көрәшче итеп әзерләргә омтылды. Юкка гына кулына корал тота алыр һәркемгә хәрби хәзерлектә кулландырткан коралларны таратып чыкмады. Муаммәр Ливиядә һәр өйдә утлы корал булуыннан курыкмады, үзенә төбәлер дип уйламады. Белә иде иленең байлыгына күз кызыштырганнарның бер көн яу белән киләсен. Шуның өчен халкын һәр төрле һөҗүмгә әзер тотарга тырышты. Өйләрендәге коралны даими карап, чистартып торуны шарт куша иде. Һәр өйдә һәр төрле корал булганда, хәрби хәзерлекле ирләр белән ул һәр төрле дошманга каршы тора алырына ышана иде. Тик ышанычлары акланмады.
НАТО Ливия туфракларына бомба яудыра башлагач, инглиз һәм француз десантниклары да баш күтәрүчеләргә ярдәмгә кушылды. Ни өченме? Әлбәттә, нефть өчен. Мәгълүм булганча, Ливиядә нефть, җир катламыннан 1 долларга чыгарылса, базарда 100 долларга сатыла. Муаммәр Каддафи хөкүмәте бәреп төшерелгәннән соң, ни хикмәт, "TOTAL" француз нефть компаниясе "Ливия дәүләт нефть оешмасы"ның 30 процентына хуҗа булып куйды. Һәр 100 долларлык сатудан 99 доллар керем алырлык итеп. Ә инглизләрнең "BRITISH PETROL (BP)" компаниясе Ливия туфракларында геологик тикшеренү алып бару һәм нефть чыгару рөхсәте алды үзенә. Кем белә, бәлки ул да "Ливия дәүләт нефть оешмасы"ның уртагы булып куяр. Шунысы кызыклы, сугыш чорында җимерелгән, зарар күргән биналарны яңадан җиткерү яки төзекләндерү эшләре дә АКШ һәм Ауропа Берлеге фирмаларына бирелде. Төгәлрәге, төзелеш эшләренең күбесен инглиз һәм француз ширкәтләре алды.
Ливиягә "азатлык", "демократия" китерүдә ярдәм күрсәткән инглиз һәм француз гаскәрләренә хезмәтләре өчен түләүне Ливия нефтен, Үзәк банкындагы акчаларны үзләштереп тормышка ашырдылар. Билгеле булганча, Ливия Үзәк банкындагы 170 миллиард доллар саф акчаның 1,2 миллиард чаклысы гына әйләнешкә куелды. Ә калган акчаларның кайчан кулланышка биреләчәге әле дә билгесез. Ауропа банкларында ята торган бу акчаларның Ауропа икътисадына кушылмаячагын кем әйтә ала? Кәгазь өстендә күренгән бу акчаларны ливиялеләр үзләре тотып карый алачакмы? Әллә Каддафине сагынырга гына калачакмы?

Каддафи һәм сәясәт

Тарихтан билгеле булганча, Ливиядә, Италия һәм француз оккупациясеннән соң, БМО карары нигезендә Берка, Триполи, Феццана кебек регионнардан торган монархия идарәле корольлек корылды. Падишаһ итеп I. Идрис билгеләнде. 1951 елның декабрендә Ливиянең бәйсезлеге игълан ителде. Ләкин монархия идарәле дәүләт җирле халыкның мәнфәгатен кайгыртасы урында, көнбатыш илләренең сүзеннән чыга алмый иде. Илдә ризасызлык хөкем сөргән көннәрдә полковник Муаммәр Каддафи, 1969 елның 1 сентябрендә революцион борылыш ясап, Ливия дәүләтен үзе җитәкли башлады. Милләтче рух белән тәрбияләнгән Каддафи туган иленең туфракларына, җир асты һәм җир өсте байлыкарына бары тик үз халкы гына хуҗа булырга тиеш дип саный иде. Ул бу фикеренә соңгы сулышына чаклы тугры калды. Хакимият дилбегәсен кулына алуга иң элек АКШ һәм Британиянең хәрби базалары белән гаскәрләрен Ливиядән чыгартты. Илендәге итальян һәм яһуди азчылыкларны да, мал-мөлкәтләрен конфискацияләп, Ливияне ташлап китәргә мәҗбүр итте. Тиз арада нефть компанияләрен дәүләтләштерде.
Революционер Каддафи гади халыкның теләкләрен һәр нәрсәдән өстен күрде, аларның социаль проблемаларына әһәмият бирде. Шунлыктан илендә социализм белән ислам бергә үрелгән "Ислами социализм" режимы кертте. Илен башка гарәп дәүләтләре үрнәгендә идарә итәргә тырышты. Ләкин тирә-ягында диктатор режим тамыр җәйгән иде. Аны бераз йомшартырга омтылып, "Халык Җәмаһириясе" дигән халык мәҗлесе ягъни парламентлык идарәсе корды. Каддафи, гомумән, гарәп илләренең башкалар тарафыннан изелүен, сөмерелүен кабул итә алмый иде. Бу җәһәттән "Гарәп илләре Лигасы"н оештырды. Шул ук вакытта Африка илләрендәге мөселман халыкларга да ярдәм кулын кызганмады. Африка кыйтгасындагы социализм юлыннан баручы кайбер илләр белән якын мөнәсәбәт корды, АКШ һәм Израиль яклы дәүләт җитәкчелегенә каршы чыгучы сәяси оешмаларга, баш күтәрүче төркемнәргә теләктәшлек күрсәтте. Социалистик идеяләре аның Советлар Берлеге белән якынаеп китүенә сәбәп булды. Муаммәр Каддафи, 1976, 1981 һәм 1986 елларда Мәскәүгә рәсми сәфәр кылып, ике тапкыр Л.Брежнев, бер мәртәбә М.Горбачев белән очрашты. 2008 елда исә Россия башкаласында Д.Медведев һәм В.Путин белән күреште.
Муаммәр Каддафи 1982-1983 елларда Африка Берлеге оешмасына җитәкчелек итте. 2001 елда аның инициативасы белән Африка Лигасы корылды. Каддафи бөтен гарәп дөньясы һәм Африка кыйтгасының җирле халыклар тарафыннан идарә ителүен тели иде. Ул бу туфракларда көнбатыш илләре, АКШ яки Израиль хакимиятенә һәм аларның изүенә каршы булды. Дөнья базарында нефть бәясен дә беренчеләрдән булып Каддафи күтәрде. 1969 елда бер баррель нефтьнең бәясе 40 цент иде. "Шалкан бәясенә сатуны туктатырга вакыт" дип, ул бер баррель нефтьне 20 долларга күтәрде. 1973 елда гарәп-израиль сугышыннан соң нефть бәясе тагын да артып, 40 долларга җитте. Нефть чыгаручы илләр ул чакта Каддафинең бу гамәлен аңлап җиткермәделәр. Аларның баеп китүендә дөньяча "Террорчы" дип игълан ителгән Каддафинең биниһая зур өлеше бар. Ләкин, ни кызганыч, аңа рәхмәт укыйсы урында, Каддафинең кыргыйларча үтерелүен тыныч күңел белән читтән генә күзәтеп тордылар. Хәтта үле гәүдәсен яклый алмадылар, мәетенә хөрмәт күрсәтүдән курыктылар. Бу җәһәттән Саддам Хөсәен бәхетлерәк булган икән. Ул үтерелгәч, Муаммәр Каддафи Ливиядә Корбан бәйрәме чараларын туктатып, 3 көнлек матәм игълан иткән иде.
Муаммәр Каддафи һәм аның фикерләре эксплуататор дәүләтләрнең баш дошманы булды. Ул аларга гарәп илләрен, Африка кыйтгасын иркенләп таларга ирек бирмәде. 2009 елда АКШка БМОның генераль ассамблеясенә катнашырга килгәч, 15 минутка дип күтәрелгән мөнбәрдән 75 минут буе БМ оешмасына тәнкыйть яңгыры койды. Ул, кулында БМО уставын селкеп, җир йөзендәге сугышлардан БМОны җаваплы тотты. "БМО корылганнан бирле зур дәүләтләр кече дәүләтләргә каршы сугыш алып барды, ә БМО бу мәхшәрләрне туктату өчен бернәрсә эшләмәде", - диде. Сомали пиратлары белән бәйле саллы фикерләрен бәян итүдән дә тартынып тормады. "Сомали суларындагы диңгез продукциясен Һиндстан, Япония, Австралия алып китә. Ә Сомали халкы ач кала. Алар үзләренең ризыкларын, балаларының азыкларын, запасларын саклый. Ә сез аларны пират дисез. Асыл пиратлар - Һиндстан, Япония, Австралия!" - дип, гаделсезлекләрне телгә китерде. "Туры әйткәнне тугыз авылдан куарлар" ди төрек мәкале. БМОның Генассамблеясендәге чыгышы Каддафине хакимияттән кууга, режимын төптән җимерүгә нигез булгандыр кебек. "Туры әйткән туганына ярамаган" дигәндәй, шушы вакыйга кайбер илләрне Каддафигә каршы астыртын план коруга этәрмәдеме икән?
Якын Көнчыгышта - Туниста башланып Мисырга күчкән һәм башка гарәп илләренә таралган, Гарәп язы дип исемләнгән күтәрелешнең якынча бер үк чорда башланып китүе юкка түгел. Гарәп илләрендә башкүтәрү өчен сәбәпләр шактый анысы. Авторитар хакимият, эшсезлек, гаделсезлек, ришвәтчелек, золым, басым, чикләүләр һәм башка факторлар. Фәкать халыкның бу рәвешле бердәм, киң масса булып ризасызлык белдерү чаралары оештыруы өчен болар гына җитәрлек түгел. Ливиядәге кебек, 40 ел буе яраган режим 41 нче елында гына кисәк ризасызлык тудыра алмый. Биредә билгеле көчләрнең кайберәүләрне арттан этеп торуы сизелә. Бәгъзе сәясәт белгечләренең аңлатуынча, авторитар режимлы гарәп илләрендә халык 1970ле,1980ле, 1990лы елларда да баш күтәрә алган булыр иде, тик аны кайбер көчләр бастырып килде. Нигәме? Чөнки "Салкын сугыш" елларында бу тоталитар илләр Көнбатыш белән АКШның файдасына хезмәт иттеләр. Ләкин алар хәзер Көнбатыш белән АКШка каршы юнәтелгән фикерләр таралу үзәгенә әверелделәр. Бу илләр үзләренә үзләре хуҗа булырга телиләр, табыннарындагы нигъмәтне чит-ятларга бирәселәре килми. Гарәп дөньясының берләшүеннән зур көч туачак. Бу көч нефть белән газны, алтын белән көмешне һәм башка байлыкларын үз кулында гына тотарга теләячәк. Бу нисбәттән гарәп илләре, тулаем алганда бөтен Африка кыйтгасындагы илләрнең дәүләт режимларын дөньяви, ауропаи, кыскасы "демократик" итү отышлы булачак. Менә шушы план нигезендә гарәп илләре җитәкчеләре алдына ике юл куелган: я Тунис һәм Мисырдагы кебек корал, көч кулланмыйча гына инкыйлабны кабул итәсез, яисә Саддам белән Муаммәр язмышын сайлыйсыз. Бүген Сурия президенты Бәшар Әсад әнә шундый четерекле ике сукмакның башында тора. Иртәгә чират Иран җитәкчесе Мәхмүт Әхмәдиниҗатныкы булачак кебек...
Катар, Кувәйт, Иордания, Согуд Гарәбстаны, Марокко кебек гарәп илләре муеннарын байтактан инде Көнбатыш белән АКШка бордылар. Әле күптән түгел генә АКШ Гарәп Әмирлекләре белән 3,5 миллиард долларлык ракета һәм технологияләр җибәрү турында килеште. Пентагон вәкиле Джордж Литл сүзләренчә, килешү нигезендә, АКШның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә 96 ракета, тотып торучы технология һәм тренажерлар китертүе каралган. Элегрәк АКШның Согуд Гарәбстаны һәм Кувәйт белән дә шундый килешүләр төзегәнлеге мәгълүм. Имеш, Гарәп Әмирлекләре оборонасын ныгытып, Фарсы култыгы төбәгендә тотрыклылык булдыруга хезмәт итәләр. Чынлыкта исә, Иранның хәрби көчен арттырганлыгын исәпкә алып, аңа каршы кораллануны алгы планга сөрә бу килешүләр. Кыскача һәм авылча әйтсәк, Иранның ындыр артына, аңа каршы сугыш уты ачар өчен, хәрби база корыла. Өстәвенә, бу көннәрдә Брюссельдә җыелган Ауропа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Ираннан нефть алуны туктату турында карар кабул итте. Фарсы иленең атом программасын финанслауны өзү максатыннан, Ираннан чи нефть алуны тыю турындагы килешү 1 июльдән гамәлгә керәчәк. Адым-адым Якын Көнчыгышны "демократияләштерү" якынлаша.
Муаммәр Каддафи да, Саддам Хөсәен дә көнбатышның бу планнарын 40 ел элек үк аңлаган булганнар, күрәсең. Илләрен "демократия алып килүче" корткычлардан саклауга еллар буе көч сарыф иттеләр. Бүген Саддам юк. Ләкин Гыйракның икътисади һәм сәяси тормышында, "демократия"дән башка, Саддамсыз әкияти рәхәт тормыш та күренми. "Тиран" Каддафи исә бөтен дөньяга табигый байлыклар белән халыкны тук, тыныч, иртәгеге көн кайгысыннан азат яшәтүнең үрнәген күрсәтте. Әлбәттә, халык сыртыннан, халыкның маңгай тирен сыгып яшәргә ияләшкән империалист илләрнең җитәкчеләре мондый үрнәкне күрәселәре, хәтта бу турыда уйлыйсылары да килми. Алар өчен халыкның өстен катламы, каймагы булулары гына әһәмиятле. Халык аларга хезмәт итәргә тиеш, дигән кыргый зиһеннән арына алмыйлар. Шунлыктан, дөнья күз алдында торган Каддафи режимын юк итү кирәк булды. Ливиялеләр киләчәктән җәннәт рәхәте көтеп ялгышканлыкларын хәзергә аңлап җиткермиләр. "Демократия" алып килгән ирек һәм базар мөнәсәбәте нәтиҗәсендә утка, суга, газга акча түләргә тотынгач, элеккеге ташламалар бетерелгәч, бәяләр көннән-көн арта, керемнәре азая башлагач, ярык тагарак янында калуларын аңларлар аңлавын, ләкин үкенүдән файда булмаячак. Кесәсе такыр булганнарның "демократия" рәхәтен күрә алганнары юк әле.
Билгеле булганча, Ливиядә 150гә якын кабилә бар. Каддафи аларны Италия коллыгыннан азат итеп, хөр халык, мөстәкыйль милләт, бер йодрык кебек тота белә иде. Моннан соң бу кабиләләрне берләштереп тота алучы чыгармы - әйтүе кыен.
Әйе, Муаммәр Каддафи сөттән чыккан ак кашык түгел, гөнаһлары, ялгышлары байтак. Ләкин саваплы гамәлләре, мактауга лаек хезмәтләре дә юк түгел. Ни кызганыч, НАТО, БМО һәм Ливиянең яңа күчеш хөкүмәте тискәре сыйфатлары белән генә бәяләп, аңа карата үтә мәрхәмәтсез булдылар. 42 ел лидерлык кылган дәүләт җитәкчесен, 69 яшьлек картны, мөселман кешесен мәдәни шартларда кулга алып, мәдәни шартларда хөкем итүне оештыра алмадылар. Киресенчә, әтрәк-әләм затларның Каддафине мыскыл итеп, вәхшиләрчә үтерүләренә риза булып тордылар, хастаханә моргында түгел, яшелчә базарының туңдыргычында тотуларына каршы дәшмәделәр, мәете өстендә "кәмит" оештырылуына күз йомдылар, хәтта каберле булу бәхетеннән мәхрүм итеп, очсыз-кырыйсыз чүлнең билгесез бер почмагына җирләнүен хупладылар. Каддафи, Ливия халкының лидеры булу белән бергә, беренче нәүбәттә гаилә атасы иде. Аның җансыз бәдәне хатыны белән исән калган балаларына бирелергә тиеш иде. Үле бармагыннан салдырып алынган "1970.Айшә" язулы алтын балдагы да Сафиягә тапшырылырга тиеш иде, иренең соңгы ядкәре итеп. Бөтен бу вәхшилекне эшләүчеләрдә дә, эшләтүчеләрдә дә, бу дәһшәткә битарафлык күрсәтүчеләрдә дә кешелек, әхлак нормалары калмаганлыгы аңлашыла. Бөтен бу кыргый гамәлләр дөньядагы берәр җәмгыятьтә югары мәдәният, югары әхлак булып кабул ителәме икән? Халыкара мәхкәмәнең баш прокуроры Luis Moreno Ocampo юкка гына Муаммәр Каддафи үлемендә җинаять дип бәяләрлек шик-шөбһәләр булуын белдермәде.
Мәрхүм Либия лидерының хатыны Сафия белән кызы Айшә халыкара мәхкәмәгә Каддафинең үлемен тикшертү таләбе белән мөрәҗәгать итсәләр дә, әлегә тикле бу мәсьәләдә кыл кымылдатылганы ишетелмәде.
НАТО хәрби операциясен Ливиядәге гади халыкны Каддафинең золым көчләреннән яклау өчен үткәргәнен белдергән иде. Ләкин нәтиҗәдә максатының Муаммәр Каддафине юк итүдән генә гыйбарәт булуы аңлашылды. Каддафи үтерелүгә, НАТО генераль сәркатибе Андерс Фог Расмуссеннең сугышның бетүен белдерүе әлеге фактны раслап тора.

Каддафи һәм Төркия

Муаммәр Каддафинең күңелендә Төркия аеры бер урын били иде. Төркия Җөмһуриятенең дәүләт структурасына да, тарихына да чын күңелдән соклана иде ул. Шуңадырмы, Төркия белән конфедерация кебек бер бергәлек булдыру максаты белән янып яшәде. Армиясендәге югары дәрәҗәле хәрбиләрен Төркиядәге гаскәри мәктәпләргә, югары хәрби училищеларга укытырга яки тәҗрибә уртаклашырга җибәрә торган иде. Үзе дә лейтенантлык белеменең бер өлешен Төркиядә алган. Төркия уку йортларында укып кайткан яшьләрне җаваплы, югары урыннарга урнаштыра иде. Бу рәвешле, ике ил арасында элемтәләрне җылы тотарга тырышкан, күрәсең. Мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек - аеры бер нәрсә, мондый хезмәттәшлекнең дөньяда киң таралганы билгеле. Ә менә иң авыр минутта, кыен шартларда, хәлиткеч мизгелдә ярдәмләшү теләсә кемнең кулыннан килми. Муаммәр Каддафи Төркиягә булган самими тойгыларын, чын дуслыгын 1974 елда Төньяк Кипр өчен "Тынычлык операциясе" диелгән көрәш барган кискен чорда күрсәтте. Аның Кипрны яклау өчен Төркиягә кирәк булган җәмгысе 25 тонналык 2,75 һәм 5 дюмлы ракеталар белән бушлай тәэмин иткәнлеге бүген яхшы беленә. Алай гына да түгел, реактив очкычлар өчен бик кирәкле тәгәрмәчләр, запас частьләр белән ягулыкның Ливиядән килгәнлеге, әлеге четерекле көннәрдә Каддафинең Төркиягә бушлай нефть биргәнлеге дә билгеле. Өстәвенә шалтыратып, Төркия җитәкчеләренә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, Ливия складларының алар өчен ачык булуын искәртүе генә дә ни тора! "Сезгә кирәкле әйбер Ливиядә булынмаса, башка җирдән соратырбыз", - диюче ничә дәүләт җитәкчесе чыкты икән ул чакта, Каддафидән башка?
1975 елның 15 февралендә АКШ сенатосында грек милләтеннән булган сенаторлар тәкъдиме белән Төркиягә каршы "Корал чикләве (эмбарго)" карары алынгач, бу хәвефле көннәр Ливиянең матди һәм рухи ярдәме белән җиңеләйтелде. Каддафинең ярдәме аркасында Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе(парламенты) АКШка каршы тора алырлык кайбер карарлар чыгара алды. Төркиянең санкциясенә каршы тора алмас дәрәҗәгә җиткәч, АКШ 1976 елның 26 мартында яңа бер килешү - Оборона өлкәсендә хезмәттәшлек аңлашмасы имзаларга мәҗбүр булды һәм, әлеге килешү нигезендә, 1978 елда Төркиягә карата чикләүләр бетерелде.
1970 елларда дөньякүләм нефть кризисы булганда, Ливия Төркиягә нефтьне бик очсыз бәягә сатты. Шулай итеп, Муаммәр Каддафи төрекләргә ихлас дуслыгын, ярдәмен һәрчак гамәлләре белән сиздереп торды.
Дөрес, 1996 елда Төркия премьер-министры Нәҗметтин Эрбаканны Ливия сәфәре ваытында, Төркиянең АКШ һәм Израиль белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруында гаепләп, эт итеп сүккән иде. Ләкин моңа карамастан, Ливия дәүләте соңгы елларда Төркиягә виза режимын бетерде. Каддафи иленең капкасын Төркия эшкуарларына киереп ачып куйды, дәүләтенең бөтен мөмкинлекләрен җәеп салды, аларның иминлеген кайгыртты. Ливиянең иң әһәмиятле төзелешеләре төрек төзелеш фирмаларына бирелде. 1980 елларда Төркия белән Ливия арасында эш йөртүче төрек сәүдәгәрләр һәм подрядчиклар Ливиянең үзләре өчен халыкара эш йөртү буенча тәҗрибә учагы булганын сагынып сөйлиләр. Ул еллардагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Төркия казнасына 15 миллиард доллар акча кергән. Ә Ливиягә чикләүләр бетерелгәч, Каддафи Төркия белән 60 миллиард долларлык килешү имзалаган иде.
Ливия нефть өстендә йөзсә дә, халык суга мохтаҗ иде. Чылтыр чишмәләр, гөрләп аккан елгалар, җәйрәп ятучы күлләр юк бу илдә. Шунлыктан, халкының беренчел ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча "Чүл асты агымсуы" проектын уйлап тапты ул. Көньяк чүлнең 2000 метр тирәнлегеннән чыгарып, җир асты каналлары аша бөтен Ливияне су белән тәэмин итү кулай эш түгел. Аны тормышка ашыруда ул бары тик төрек фирмаларына гына ышана иде. Каддафи чорында, 2005-2010 еллар арасында 30 мең төрек (Татарстандагы бер район халкы чаклы) Ливиядә үз икмәген тапты. Ливия дәүләтенең төрек эшкуарларына кочак ачуы Төркиягә миллиардларча долларның керүенә һәм тышкы сәүдәсенең күзгә күренеп артуына китерде.
Тик, ни кызганыч, Муаммәр Каддафи үзенә иң кыен вакытта Төркиядән бернинди ярдәм, теләктәшлек күрмәде...

Африканың корольләр короле Каддафи һәм кино

Һәр ел Рамазан ае яисә берәр дини бәйрәм җитте исә Төркиянең теге яки бу телеканалы "Дәшү (Послание)" белән "Чүл арысланы - Гомәр Әль- Мухтар" исемле Голливуд фильмнарын күрсәтә башлый. Ничәмә -ничә тапкыр караган булсалар да, халык чираттагысын тагын бер тапкыр карый. Төрекләр бик ярата бу фильмнарны. Голливуд режиссеры, чыгышы белән Сурияле булган Мостафа Әль-Аккад тарафыннан төшерелгән бу ике фильм Татарстанда үткәрелә торган "Алтын мөнбәр" халыкара мөселман киносфестивалендә дә күрсәтелде. Хәтта "Дәшү" фильмы Мостафа Әл-Аккадка, үлеменнән соң булса да, "Мөселман киносына керткән өлеше" өчен фестивальнең зур бүләген алуына сәбәп булды. Билгеле булганча, Голливуд режиссеры Аккад "Алтын мөнбәр" фестиваленең 2005 елда үткәрелгәненә чакырылган иде. Ләкин ул, кызының туена катнашачагын белдереп, Казанга 2006 елда киләргә вәгъдә бирде. Ни кызганыч, Иорданиядәге фаҗигале үлеме аңа татар мәркәзе - Казанны күрергә, мөселман дөньясының кинофестиваленә катнашырга насыйп итмәде.
Мостафа Әль-Аккад Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тормышын, Ислам диненең барлыкка килүен аңлаткан бу фильмны 1976 елда төшерә. Аның үзенә күрә кызыклы тарихы да бар. Фильмда хәзрәти Хәмзә ролен уйнаган Голливуд йолдызы Энтони Куинн "Бер кешелек танго" дип аталган мемуарлары китабында бу турыда шактый озын итеп искә алган.
Әль-Аккад "Дәшү" фильмын Марокко чүлләрендә төшерә башлый. Ләкин король гаиләсе аның "Социализм" белән "Ислам" сүзләрен берлектә куллануын ошатмыйча, 15 көн эчендә Мароккодан чыгып китәргә куша. Нишләргә белмәгән режиссер Әль-Аккад Энтони Куинн белән бергә Ливиягә юнәлә. Дәүләт җитәкчесе белән очрашырга теләгәнен белдерә. Каддафи Мостафа Әль-Аккадның проектын игътибар белән тыңлый һәм: "Чүл кирәк булса - әнә чүл, акча кирәк булса- менә акча. Бу фильмны Ливия туфракларында төшереп бетерегез", - ди. Ике елдан фильм әзер була. Режиссер рәхмәт әйтер өчен Каддафи янына керә. "Фильмның ахырында Сезгә эчкерсез ярдәмегез өчен рәхмәт язуы урнаштырасым килә", - дигәч, Муаммәр Каддафи аның бу тәкъдимен кире кага. "Ислам диненең килеп чыгышын аңлата торган бу әсәрнең дөньяга килүенә кирәкле ярдәм күрсәтү - һәрбер мөселманның изге бурычы, мин вазифамны гына үтәдем", - ди. "Дәшү" фильмы киносөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителә. Америка киноларында, гадәттә, мөселманнар ямьсез тасвирлана. Бу фильм исә Ислам дине хакындагы дөрес мәгълүматларны экранга китерә. Көнбатыш илләрендә аны тамаша кылгач, меңнәрчә кеше мөселманлыкны кабул итә. "Дәшү" фильмы бигрәк тә Америкадагы негрларга зур йогынты ясый, алар арасында Ислам динен тотучылар күбәя. Энтони Куинн да журналистларның "Мөселманлыкны кабул иттегезме әллә?" дигән соравына: "Мин мөселман булмадым. Ләкин "Дәшү" фильмыннан соң Ислам динен тагын да ныграк хөрмәт итә башладым", - дип җавап бирә.
1981 елда Мостафа Әль-Аккад янә Ливия туфракларында "Чүл арысланы- Гомәр Әль-Мухтар" исемле кино төшерә. Бу фильм Ливияне басып алучы итальян диктатор Муссолинигә каршы аяусыз көрәштә дошманнары тарафыннан асылып үтерелгән ливияле батыр, бедуин кабиләсенең җитәкчесе Гомәр Әль-Мухтар турында. Сценариесен Дэвид Батлер, Х.А.Л. Крэйг, Пол Томпсон язганнар. Баш рольдә Энтони Куинн белән бергә Голливудның иң күренекле артистлары уйный: Оливер Рид, Ирен Папас, Раф Валлоне, Род Стайгер, Джон Гилгуд, Эндрю Кир, Гастоне Москин, Стефано Патрици, Адольфо Ластретти.
Кайберәүләр әйтүенчә, бу фильм Муаммәр Каддафинең үтенече буенча төшерелгән. Шуңа да, Ливия җитәкчесе фильмның 35 миллион долларлык бюджетына акча кызганмаган, диләр. Бу фильмда да Муаммәр Каддафи үзенең исемен кулландыртмый, пропаганда, рекламасын ясатмый. Бары тик: "Бу олы әсәрне тарихында батырлыклар белән шанлы Ливия халкына бүләк итәм", - генә ди.
Әль-Аккадка зур дан, шөһрәт алып килгән "Дәшү" һәм"Чүл арысланы - Гомәр Әль- Мухтар" фильмнары бүген дә тамашачылар тарафыннан яратылып карала. Әмма Гомәр Әль-Мухтар турындагы фильм, Муаммәр Каддафи тарафыннан финанс ителгәне өчен, озак еллар көнбатышлы кино тәнкыйтьчеләренең тискәре фикерләренә дучар калды, берничә ел Италиядә күрсәтелүе тыелды. Шуңа да карамастан, Америкада һәм мөселман дөньясында бу әсәр "Иң яратылып каралучы" фильмнар рәтендә йөри. Бу рәвешле "Тиле" Каддафи дөнья киносәнгате тарихына ике зур әсәр белән кереп калды. Берсе - аның динен яктырткан, Ислам фәлсәфәсен төшендергән, икенчесе иленең проблемаларын, тарихын телгә китергән шаһәсәр диярлек фильмнар. Каддафинең максаты - үз халкын һәм бөтен мөселманнарны, аларның хокукларын яклаудан гыйбарәт иде. Әлеге фильмнарда да моны сиземләмәү мөмкин түгел.

Рушания АЛТАЙ,
Истанбул


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100