Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җирләрнең кадастр бәясен 29 триллион сумга җиткерергә ниятлиләр
Күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясен 29 триллион сумга җиткерү һәм республикада ачыкланган җир кишәрлекләре мәйданын 20 мең гектарга кадәр арттыру – Татарстан 2030 елга кадәр әнә шул максатларга ирешергә тиеш. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә әлеге күчемсез милекнең гомуми кадастр бәясе 25,8 триллион сум тәшкил итә», – дип билгеләп үтте ул.
Борһанова сүзләренчә, әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен ТР Хөкүмәте һәм республиканың Росреестр идарәсе тарафыннан 2026 елның маенда «КазанФорум» Халыкара икътисади форумы кысаларында юл картасы эшләнгән һәм имзаланган.
Әлеге юл картасы кысаларында тулы һәм төгәл реестр формалаштыру, әйләнешкә кертү өчен яраклы җирләрне ачыклау, пространство мәгълүматларының илкүләм системасы колачын киңәйтү һәм әлеге система базасында дәүләт бәяләвен үткәрү бурычы тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз