news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадастр палатасы күршеләр арасында җир турында бәхәсне хәл итү өчен киңәш бирде

Участок чикләрен билгеләү өчен, милекче кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Кадастр палатасы күршеләр арасында җир турында бәхәсне хәл итү өчен киңәш бирде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ").  Җир турында бәхәсләр булдырмас өчен, Федераль кадастр палатасы экспертлары күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү өчен инструкция әзерләгән. Бу турыда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итте.

Тәкъдимнәр июнь аенда «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнарга үзгәрешләргә аңлатма сыйфатында төзелгән. Участок чикләрен билгеләү өчен, милекче кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул барлык күршеләр белән яки аларның гомуми җыелышында чикләрне килештерү процедурасын үткәрәчәк. Шуннан соң Килештерү акты төзелә, документ имзалар белән раслана.

Әгәр милекчеләр чикләр белән килешми һәм күршеләр белән бәхәсне хәл итә алмый икән, аларга кадастр инженерына язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Законнар кадастр инженерына җир бәхәсләрен хәл итү хокукы бирми. Нигезле каршылыклары булган очракта, хокукларны теркәү органы исәп-теркәү гамәлләрен туктатачак, ә күршеләргә аңлашылмаучанлыкны судта хәл итәргә туры киләчәк", — дип аңлатты Кадастр палатасы башлыгы урынбасары Марина Семенова.

Килештерү вакытына кадәр 30 көн алдан, җыелыш уздыру урыны һәм вакыты турында Кадастр палатасына хәбәр ителергә тиеш. Инженер милекченең почта яки электрон адресын таба алмаса, хәбәрне газетада бастыралар.

"Адресат газетадагы белдерүне укымаса да, ул тиешле дәрәҗәдә хәбәр ителгән дип саналачак», - дип аңлатканнар  ведомствода. Әгәр милекче җыелышка килмәсә, ул участок чикләре белән килешә дип санала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100