19 март көнне Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов «Дуслык» иҗат коллективының 30 еллыгына багышланган юбилей чарасында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллек сайтына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
Рифат Йосыпов коллективка нигез салучыларга, ветераннарга һәм катнашучыларга Мактау грамоталарын тапшырды. Алар мәдәни чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу, Качканар шәһәрендә мәдәният һәм милли традицияләрне саклауга зур өлеш керткән өчен тапшырылды.
Чарада шулай ук Качканар шәһәр округы администрациясе вәкилләре дә катнашты, диелә хәбәрдә.