news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Качалов театрының директоры һәм баш режиссеры А.Славутский 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

1994 елдан режиссер Татарстан Республикасының рус академия театрына җитәкчелек итә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген В.Качалов исемендәге Казан Рус драма театры директоры һәм баш режиссеры, Россиянең халык артисты Александр Славутский 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1994 елдан режиссер Татарстан Республикасының рус академия театрына җитәкчелек итә.

33 яшендә Славутскийны Чита драма театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Бу вакытта Качалов театры директоры Григорий Первинга Славутскийны театрда тәртип салачак һәм аны кулында тота алачак кеше буларак тәкъдим итәләр. Казанга беренче визиты маэстрода әллә ни тәэсир калдырмый. Күпмедер вакыттан соң ул шәһәрдән китеп бара. Әмма 1994 елда кире кайта һәм Качалов театры аның туган йортына әверелә.

Качалов театрында Славутский актер, сәхнәгә куючы, музыкант һәм рәссамнардан торган профессиональ команда туплый, театр тамашачылар мәхәббәтен яулау белән бергә, үзенең икътисади күрсәткечләрен дә сизелерлек яхшырта. Моннан тыш, театр бинасына капиталь ремонт ясыйлар һәм заманча җиһазлар урнаштыралар.

Барлык котлауларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективы да кушыла һәм Александр Славутскийга үзенең төп проекты, йорты һәм гаиләсе – Василий Качалов исемендәге театрның чәчәк атуын теләп кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100