news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Качалов театры, шагыйрь А.С.Пушкинның туган көнендә “Пиковая дама” спектаклен тәкъдим итә

Әйтергә кирәк, ул — 10 ел буе театр репертуарын бизәп торган спектакльләрнең берсе


(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 210 ел тулу уңаеннан, иртәгә аның туган көнендә В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, шагыйрьнең “Пиковая дама” повесте буенча куелган спектакль тәкъдим итә, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге сәхнә әсәре театр репертуарында моннан 10 ел элек пәйда булды һәм инде ул 200 нче тапкыр күрсәтелә. Ул шулай ук ил күләмендә узган һәм халыкара фестивальләрдә дә уңай бәя алды.
Спектакльнең режиссеры — Александр Славутский, рәссамы — Александр Патраков.
Рольләрдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Светлана Романова, Геннадий Прытков, Татарстанның атказанган артистлары Кирилл Ярмолинец, Эльза Фәрдиева, Илья Славутский һәм башкалар уйный.




news_right_1
news_right_2
news_bot