news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Качалов исемендәге театр Цветаева шигырьләре буенча моноспектакль турында фильм чыгара

В.И. Качалов исемендәге Казан академик рус драма театры, шагыйрә Марина Цветаеваның 130 еллыгы уңаеннан, соцчелтәрләрдә «Соңгы көн» («Последний день») моноспектакле турында фильм урнаштырачак.

Моноспектакль – театр репертуарында инде ул елдан артык, ул Цветаева шигырьләренә корылып төзелгән.

Качалов исемендәге театрның башкаручы директоры, әдәбият өлеше буенча сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Диләрә Хөсәенова «Соңгы көн» моноспектакле буенча фильмның соцчелтәрләрдә 8 октябрь – Цветаеваның туган көнендә дөнья күрәчәген әйтте.

Диләрә Хөсәенова сүзләренчә, «Соңгы көн» моноспектакле Ганноверда моноспектакльләр фестивалендә дә, Ялтада да күрсәтелгән булган.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Марина Цветаеваны искә алу чараларыннан, шулай ук Алабугада уза торганын искәртте. «Бөек Ватан сугышы вакытында Марина Цветаева күченгән Алабуга шәһәрендә, шагыйрәнең тууына 130 ел тулган көндә шигырь укучылар бәйгесе үтәчәк», - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot