news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Качалов исемендәге Рус драма театры Марина Цветаеваның 130 еллыгына моноспектакль куя

8 октябрьдә Качалов исемендәге Рус драма театрында шагыйрә Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышланган чаралар узачак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Светлана Романова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Хөсәенова сөйләде.

Төп чара – «Соңгы көн» («Последний день») моноспектакле, аның төп героинясы – Светлана Романова, әсәр Марина Цветаева шигырьләре буенча сәхнәгә куелган.

«Шул ук көнне, спектакльдән соң, Марина Цветаева иҗатын бәяләүчеләр Светлана Романова белән аралаша алачак. Спектакль премьерасы 2012 елның декабрендә узган иде, бу спектакльнең быел ун еллыгы. Ул һәрвакыт зур аншлаг белән бара. Светлана Романова һәрвакыт яңача яши, яңа хисләргә кагыла. 8 октябрь – яраткан шагыйрәнең шигырьләрен тыңлау мөмкинлеге», - диде Юлия Әдһәмова.

Диләрә Хөсәенова спектакльнең Светлана Романова инициативасы белән булдырылганын искәртте. Ул шул тәкъдим белән чыккан булган. «Бу аның күпьеллык эш нәтиҗәсе. Спектакль агымдагы репертуарда, без аны ай саен уйныйбыз. Марина Цветаеваның туган көне – спектакль аша шагыйрә турында гына сөйләү түгел, тамашачыга актриса белән туры элемтәгә керү мөмкинлеге», - дип белдерде Диләрә Хөсәенова.

Театр актрисасы Светлана Романова Марина Цветаева иҗатына мөкиббән булуын әйтте. «16 яшемдә әле миндә аның китаплары юк иде. Аннары, беренче китап кулыма эләккәч, гомер буе шул китапны сакладым. Мин Марина Цветаеваның дөньясын, иҗатын яратам, миңа якын, аңлаешлы ул. Бу исем белән бәйле һәр нәрсә минем өчен изге», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100