Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кабулда Татарстан делегациясе Әфганстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан делегациясе вәкилләре Кабулда Әфганстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар 2021 елның мартында Әфганстан һәм Татарстан Фәннәр академиясе арасында имзаланган килешү кысаларында киләчәк хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне үстерү турында фикер алышты.
Ул вакытта бу документ Татарстан-Әфганстан элемтәләрен яңа дәрәҗәгә чыгару өчен беренче адым булды. Ул тарих, археология, милли мәдәният һәм тел өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тота иде. Моннан тыш, экология, цифрлы технологияләр һ.б. өлкәсендә хезмәттәшлек беркетелде.
«Әфганстан Фәннәр академиясе президенты Шейхул Хадис Мәхмүд Фәридуддин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлаховка фән һәм мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстергәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады», - диде делегация җитәкчесе, Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды (аның вәкиллеге Кабулда эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз