news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабулда СССРның Әфганстандагы илчесе Фикрәт Табиевка багышланган стенд ачтылар

Чара Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев катнашында Казан — Мәскәү — Кабул телекүпере вакытында туры эфирда узды.

Кабулда СССРның Әфганстандагы илчесе Фикрәт Табиевка багышланган стенд ачтылар
Мөселманнарның патриотик хәйрия фонды

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Кабул шәһәрендә Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә СССРның Әфганстандагы илчесе Фикрәт Табиевның ТАССР өлкә комитетының беренче секретаре вазифасындагы эшенә багышланган мәгълүмати стенд ачылды. Чара Казан — Мәскәү — Кабул телекүпере вакытында туры эфирда узды. Анда Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев катнашты.

«Бу Әфганстанда татар җәмгыяте өчен бик мөһим чара. Өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев 1979 елның декабреннән СССРның Әфганстандагы илчесе булып эшләгән һәм беренче көннәрдән үк совет гаскәрләрен чыгару турындагы мәсьәләне күтәргән. Ул татар зирәклеге һәм уңышлы дипломатик эше нәтиҗәсендә җирле халыкның һәм совет гражданнарының меңләгән гомерен саклап кала алды», — дип сөйләде Мөселманнарның патриотик хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстанның барлык җитәкчеләре — милләтара бердәмлек, тынычлыкны саклау кыйммәтләрен алга сөрү тарафдарлары. Алар Әфганстан халкына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 2001 елда гуманитар ярдәм буларак Әфганстанга 200 тонна он һәм 100 тонна шикәр комы җибәрде. Ә республиканың хәзерге Президенты, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Әфганстан халкына медикаментлар төялгән машина китте. 

Стенд Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, Россия мөселманнарының Әфганстандагы Патриотик хәйрия фонды вәкиле Мөхәммәд Йосыф Шинвари һәм Әфганстан татарлары җәмгыяте инициативасы белән ачылды. Бу эшне Бәйсез дәүләтләр берлеге эшләре буенча федераль хезмәтнең Әфганстан Ислам Республикасындагы вәкиле Вячеслав Некрасов оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100