Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кабулда мәчеткә һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган
Хәрби кием кигән ике һөҗүмчене урында ук атып үтергәннәр, берсе үз-үзен шартлаткан.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Әфгәнстанның Кабул шәһәрендә шиитләрнең гыйбадәт йорты - Саха төрбәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак, 36 кеше яраланган, дип яза Интерфакс Әфганстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълуматларына таянып.
Хәрби кием кигән ике һөҗүмчене урында ук атып үтергәннәр, берсе үз-үзен шартлаткан, аның мәете әлегә гыйбадәт йортында кала.
Шиитләр мәчет янында урнашкан төрбә янәшәсенә Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Хөсәен имамның рухына дога кылу өчен җыелган булганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз