Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кабул мөфтие Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан халкын Рамазан ае белән котлады
Кабул мөфтие Әлхаҗ Мәүләви Солтан Әхмәд Татар Әфганстан татар җәмгыяте исеменнән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык татарстанлыларны изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итеп, видеокотлау яздырган.
«Кадерле туганнарыбыз, дөньядагы барлык татарларның горурлыгы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге бөек республикада яшәүчеләр! Кабулда һәм Әфганстанның барлык шәһәрләрендә яшәүче татарлар изге Рамазан аен зур горурлык белән билгеләп үтәчәк!
Татарстан Республикасын, бигрәк тә картлар, хатын-кызлар һәм балаларны тәбрик итәбез, Аллаһы Тәгаләнең дуслыгыбыз һәм туганлыгыбызны ныгыту хакына татарлар һәм дөньядагы барлык мөселманнарга рәхим-шәфкать күрсәтүен сорыйбыз. “Шаһи Мәдинә” фәнни хәнифә дини үзәгеннән сезне тагын бер тапкыр Рамазан ае башлану белән котлыйм. Барыбыз да Рамазан иң яхшы һәм бәхетле ай булыр дип өметләнәбез», - дигән ул видеомөрәҗәгатьтә.
Әфганстанның татар җәмгыяте кыенлыклар кичергән вакытта гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен, дин белгече Россия мөселманнарының Казан Хәйрия патриотик фонды генераль директорына аерым рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз