news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановны Кабул мөфтие Корбан гаете белән котлады

Рөстәм Миңнехановны Кабул мөфтие Корбан гаете белән котлады

Кабул мөфтие, Әфганстан татарлары советы вәкиле Әлхадж Мәүләви Солтан Әхмәд Татар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм барлык Россия мөселманнарын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлап видео яздырган.

«Кадерле туганыбыз Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты. Сезгә Тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатихасы Сезнең белән һәм Татарстан халкы белән булсын!» – дип билгеләп үтте Кабул мөфтие.

«Сезне Корбан бәйрәме алдыннан сәламлим һәм сезгә бәхетле көннәр телим, һәм Россия Федерациясе һәм бөтен дөньяның барлык мөселманнарына иминлек һәм тынычлык телим! Дөньяның барлык татарларына бәхет, хәер-фатиха һәм уңышлар сорап дога кылам», – дип өстәде ул.

Әфганстанда Корбан бәйрәме дүрт көн дәвам итәчәк. Ил халкы аны гаилә даирәсендә бәйрәм итәчәк. «Гомумән алганда, бу көннәрдә Әфганстанга 13 582 хаҗи Согуд Гарәбстанына хаҗ кылудан әйләнеп кайтачак. Алар арасында 4172 әфган татары бар», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы башлыгы Забухолло Надери Татар.

Әфган татарларының котлауларына Россия мөселманнарының Казан хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин да кушылды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – Россия мөселманнарының иң хөрмәтле лидеры. Әфганстан татарлары һәм безнең фонд аның белән горурлана. Ул үз милләтенең чын патриоты һәм дөнья мөселманнарының горурлыгы», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100