news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабул итү кампаниясенең беренче көнендә 38,3 мең абитуриент гариза тапшырган

Россия университетларына кабул итү кампаниясенең беренче көнендә 38 324 абитуриент гариза тапшырган, дип хәбәр итәләр РИА Новостига РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгында.

Документлар кабул итү 20 июньдә башланды. Гариза бирүчеләрнең гомуми саныннан 33 296 кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдаланган.

Документ тапшыручылар арасында 1,3 меңнән артык чит ил гражданы бар. Беренче көндә абитуриентлар 206 538 конкурс төркеменә барлыгы 81 871 гариза юллаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot