news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды

Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.

«Юлда йөрү кагыйдәләрендә игътибарны һәм реакцияне начарайта торган дару препаратлары йогынтысында транспорт чарасы белән идарә итү тыела, дип язылган. Кешеләр сатып алганда аңласын өчен андый даруларның тартмасына кызыл түгәрәк, машина ясыйк», - дип белдерде ТАССка Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе ЮХИДИ идарәсе башлыгы Александр Быков.

Экспертлар мондый исемлекне булдыруны файдалы гамәл дип саный, дип ачыклык кертә «Известия». Шулай ук препаратларны маркировкалауны да хуплыйлар.

Мисал өчен, йөрәк авырулы кешеләр өчен күп кенә популяр чараларда фенобарбитал бар, диде нарколог. Ул кайбер спазмолитикларда да бар. Аллергиягә каршы кайбер чаралар йокымсырау китереп чыгарырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100