news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кабул ителде, эшлисе дә эшлисе..." - "Ватаным Татарстан" газетасы

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы араларда булган тәкъдимнәрне дә кертеп, пенсия яшен арттыру буенча проектны өченче укылышта кабул итте.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан" газетасы, Фәния Арсланова). Пенсиягә чыгу яше озынайтылгач, безне нәрсә көтә, нинди ташламалар булыр? Дәүләт Думасы депутатлары соңгы араларда булган тәкъдимнәрне дә кертеп, пенсия яшен арттыру буенча проектны өченче укылышта кабул итте. Төрле фракция депутатлары бу мәcьәләне күтәргәндә ризасызлык белдерсә дә, проектны кабул итү вакытында каршылык күрсәтмәделәр. Ир-атлар – 65 яшьтә, хатын-кызлар 60та пенсиягә чыгачак.

Путин ярты елга азайта

Тәкъдимнәргә килгәндә, пен­сиягә чыгарга ике елы калган кеше аны алты ай алдан рәсми­ләш­терә ала. Мондый ташлама хакында Россия Президенты Владимир Путин август азагындагы мөрәҗәгатендә әйткән иде. Пен­сиягә чыгу яшен эзлекле рәвештә арттырмакчылар. Беренче чиратта ул 1959 елгы ир-атларга һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагыла. Киләсе елда аларга 60 һәм 55 яшь тула, ягъни пенсиягә чыгу яшенә килеп җитәләр. Яңа закон проекты төзәтмәләре буенча, ул елларда туучыларга элек әйтелгәнчә бер ел түгел, ә ярты ел артыграк эшләү дә җитәчәк. Димәк, хатын-кызларга 55 яшь һәм алты айдан, ирләргә 60 тулып, ярты ел узгач, пенсия рәсмиләштерү хокукы бирелә. Әлеге тәртип 2020 елда да саклана. Ул елны инде 1960 елда туганнар лаеклы ялны кайгырта башлый, ирләр – 61 яшь тә алты ай, 1965 елгы хатын-кызлар – 56 тулып, алты ай үткәч, пенсия кенәгәсенә ия була. Яңа закон буенча, 1968 елгы хатыннар һәм 1963 елгы ирләрдән башлап, 60 һәм 65 яшьтән пенсиягә чыгу кертеләчәк. 2018 елгы реформалар моңа кадәр лаеклы ялга чыккан кешеләргә кагылмый. Хатын-кызлар 55 яшькә җиткәндә хез­мәт стажы 37 елга җыелса, ике ел алдан пенсиягә чыгу турында уйлана ала, ә 60 яшьтәге ирләргә аның өчен 42 ел стаж кирәк.

Өч, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар да пен­сия­гә биш ел иртәрәк чыгачак. Шулай ук монда да аерым кагый­дәләр каралган: биш һәм күбрәк бала тапкан хатынның төпчек баласы 8 яшькә җиткән, ә хезмәт кенәгәсендә кимендә 15 ел стажы булырга тиеш. 3 бала табып үстерүчеләр 57 яшьтә лаеклы ялга өметләнә ала, шулай ук төпчек баласының сигез яшькә җитүе һәм 20 ел стажы булу кирәк. Дүрт бала үстерүчеләр 15 ел эш стажы булганда 56 яшьтән ялга китә.

Эшләүчеләр белән ни булыр?

Пенсиягә чыкканнан соң да эшләвен дәвам итүчеләрнең исә үз борчуы. Чөнки бу өлкәдә дә үзгәрешләр гел булып тора. Элек лаеклы ялга чыкканнан соң эшен дәвам итүче пенсионер­лар­ның пенсиясе ел саен ин­фля­циягә карап индексацияләнә иде. 2016 елдан ул индексация­ләнми башлады. Тик ул суммалар юкка чыкмый, пенсионер эшләү­дән туктагач, ягъни гариза язып китеп баргач, индексация акчасы тулысынча аның исәп-хисап счетына күче­релә, дип аңлата белгечләр. Эш­ләмәүче пенсионерлар аны үз вакытында алып бара. Мәсәлән, бер очрак: кеше пенсия рәсми­ләш­тергәч, өч ел дәвамында эш­ләвен дәвам иткән ди, шуннан соң гына эштән киткән. Аңа җыелып килгән өч еллык индексацияне түлиләр. Эш­ләү­че пенсионерларга кагылышлы бу алым киләчәктә дә дәвам итәчәк икән. Икенче ягы бар: хө­күмәт яңа закон кабул ител­гән оч­ракта индексация коэффициентын арттырырга вәгъ­дә итте һәм шуның белән күп­ләрнең күңелен кузгатты. Моннан тыш, һәр елны август аенда эшләүче пенсионер­ларның пенсиясе арта. Эш би­рүчеләр Пенсия фондына кертем­нәрне күче­реп бара, шул иминият кертем­нәре күләме буенча пен­сияләр яңадан исәп­ләнелә.

Ә пенсия ничек үсәчәк?

Хәзер, ягъни бу тема озак чәйнәлгәннән соң, байтак кешене пенсиягә чыгу яшенә караганда, пенсия акчасының күпмегә артачагы күбрәк кызыксындыра. Вице-премьер Татьяна Голикова, 2024 елга пенсия суммасы артып, илдәге инфляцияне куып тотачак, дип ышандыра. Русларда, вәгъдә ителгәнне өч ел көтәсе, дигән мәкаль бар, ә монда аннан да күбрәк көтәргә. Ул еллар эчендә ниләр булып бетәр? Хәер, ил башлыгы бу уңайдан, түрә­ләргә мөрәҗәгать итеп: “Без өлкән буынны җитешле тормыш белән тәэмин итәргә тиеш. Бүген­геләр дә, киләчәктәге пенсионерлар да пенсия өлкәсендә озак еллар дәвамында финанс тотрыклылыгын сизәрлек булсын”, – дип боерды. 2019 елда пен­сияләрне 7 процентка ин­дек­сацияләргә планлаштыралар.

Эшләмәүче пенсионер­лар­ның күпме акча алачагы турында инфографика да төзелгән (ул язмабыз азагында бирелә). Аннан күренгәнчә, 6 ел дәвамында айлык уртача пенсия 1 мең сумга артып барачак. Әйтик, 2018 елда 14 мең 144 сум алучының ке­сәсенә 2019 елда 15 мең 367 сум, ә тагын 5 елдан 20 мең сум акча керәчәк. Таблицага яхшылап игъ­тибар юнәлтсәгез иде: пен­сио­нер маясына ай саен 1 мең сум өстәлми, ә ел дәвамында җыел­ган сумма шуны тәшкил итә. Бу саннар пенсияләрнең федераль өлеше турында сөйли. Аннан тыш әле һәр төбәкнең үз өстә­мәсе һәм ташламалары бар. Президент Путин авыл хуҗалы­гын­да 30 ел хезмәт куйган кеше­ләргә дә өстенлекләр булдыру тәкъдиме белән чыкты. Андый­лар­ның саны ил буенча исәплә­гәндә миллионнан артып китә икән. Татьяна Голикова әйтүенчә, аларга еллык өстәмә түләү каралачак һәм киләчәктә ул индек­сацияләнә­чәк.

Пенсияме, яңа һөнәрме?

Яңа пенсия реформасы алдыннан депутатлар, түрәләр, сә­ламәт­леге белән бәйле проблемалар килеп чыккан хасталар, зыянлы җи­теш­терү өлкәсендә эш­ләп саулыгын югалткан ке­шеләр пенсиягә ал­данрак чыга алачак, дип кисәтеп килде. Оешма бөлгенлеккә төшеп ябылганда да, пенсиягә алданрак китүгә өметләнә аласың. Әмма шул ук пунктта дәүләт аларга бүтән эш тәкъдим итә алмаган очракта дип тә язылган. Хәзер олы яшьтә дә яңа һөнәр үзләштерүчеләр бай­так. Хөкүмәттән андый кеше­ләрне укыту өчен акча бүленә, стипендия дә түләнә. Татарстанда өлкән яшьтә­геләрне укыту, һөнәргә әзерләү проекты бер­ничә ел элек тормышка ашырыла башлады. Алар Казан һәм Чаллыдагы мәшгульлек үзәк­ләре базасында оештырыла. Хез­мәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, бух­галтер исәбе, компьютер дизайны, риэлтор эше, педагогика, хез­мәт иминлеген саклау, флористика программалары буенча укыган хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру кыенлык тудырмый. Шулай ук газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар, кондитерлар, те­гү­че­ләр, чәчтарашлар, маникюр ясау ос­таларына да эш урыннарында кытлык бар. Әлеге проектларны республика һәм федераль бюджетлар каплый.

Ташламалар тынычландыра?

Пенсиягә чыгу яше артуга карамастан, ташламаларны файдалану тәртибе элеккечә кала. Ләкин монда да аның эшләү моделен үзгәртмәкчеләр. Элек кеше билгеле бер яшькә җиткәч, башта пенсия кенәгәсе булдыруны кайгыртса, соңрак ташлама алу өчен социаль хезмәтләр, салым органнары ишеген шакый иде. Ә хәзер юл йөрү билеты, бушлай дарулар һәм башка ташламалардан пенсиягә чыкканчы ук файдаланып булачак. Боларны юллап йөргәндә документлардан бары тик паспортка ия булу җитә. Милек өчен салым түләгәндә дә федераль ташламалар үз көчендә кала. Татьяна Голикова кисәтүенчә, дәүләт бу җәһәт­тән ун елга гарантия бирерлек акча запасына ия. Шулай ук төбәкләр дә үз пенсионерларына ташламалар ясый. Җирле парламентлар шул мәсьәләләрне күтәреп, финанслау ягын кайгырта. Безне, әлбәттә, беренче чиратта Татарстандагысы күбрәк кызыксындыра. Шушы көннәрдә Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турын­да”гы Законга үз­гәрешләр кертте. Аның буенча, ре­спубликада ташламалар пенсиягә чыгу яше артуга карамастан, элеккечә сакланачак, төгәлрәге, пенсиягә соңрак чыксалар да, хатыннар – 55, ир-атлар 60 яшьтән файдалана алачак. “Хезмәт ветераны” таныклыгы булганнарга ай саен 466 сум күләмендә өстә­мә түләү билге­ләнә, торак-комму­наль хуҗалык, йорт телефоны, радио, күмәк антенна өчен түләгәндә 50 процентка кадәр субсидия ясала. Татарстан Хөкүмәте бүләклә­ре­нә ия булучыларга да хезмәт ветераннарыныкы кебек үк ташламалар ясала, ләкин бүләкнең төре­нә карап, торак һәм абонент түләү­ләр­дә субсидия 50 проценттан 100 проценка кадәр булырга мөмкин.

Закон нигезендә, пенсиягә чыгу яше озынайтылып та, үз хезмәт­кәрен алданрак эштән җибәргән җитәкчеләрне нинди җәза көтә? Андый хәлләр булачагын түрәләр дә яхшы аңлый. Шуңа күрә Җина­ять­ләр кодексына һәм административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгә­реш­ләр кертелә. Дө­рес, хәзер гамәлдә булган кодексларда да чаралар каралган. Тө­зәтмәләр нигезендә штрафлар кү­ләмен арттырмакчылар. Җина­ять­ләр кодексының 145 нче маддә­сен­дә йөкле ханымнарны һәм өч яшь­кәчә баласы булган аналарны сәбәпсез эштән җибәргән җи­тәк­челәр өчен аерым җәза бил­гелән­гән. Пенсиягә якынлашып килүче­ләрне кысрыклаучы җи­тәкчеләргә дә киләчәктә зур күләмдә штраф салынырга, мәҗ­бүри эшләтү каралырга мөмкин. Ә төгәлрәк әйткән­дә, җитәкче­нең айлык хезмәт хакы күләмен­дә 18 айга кадәр штраф салына һәм 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү билгеләнә.

Әмма җитәкче дә пенсия яшен­дәге кешенең эшне сыйфатлы башкара алмавы хакында мең төрле дәлил китерергә мөмкин. Шуңа күрә депутатлардан, аны куркыту нормалары белән түгел, ә кызыксындыру чаралары аша хәл итә­чәкбез, дигән фикерләрне дә ишеттек. Әйтик, 50, 55 яшьлек кеше­ләрне эшле иткән оешмаларга салымнарны киметергә мөмкиннәр. Соңгы елларда физик мөмкин­лек­ләре чикле кеше­ләрне эшкә алганда шундый чаралар күрелә башлады. Кыскасы, берәүләр чыбыркылау кирәк дисә, икенчеләр проблемадан прәннек биреп котылу яклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100