news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабул итү вакыты тәмамланса да, “Татар моңы”на заявкалар килүен дәвам итә

19-20 март көннәрендә “Татар моңы”ның икенче турына йомгак ясалачак

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). “Татар моңы-2010” халыкара татар җыры фестивале дәвам итә. Хәзерге вакытта үз талантларын сынап карага теләүчеләрнең язмалары ТР Мәдәният министрлыгында карала. Фестивальгә язмаларны кабул итү вакыты инде тәмамлануга карамастан, катнашырга теләк белдергән заявкалар килүен дәвам итә, дип хәбәр итә “Татарстан-Яңа гасыр”ның җәмагатьчелек белән элемтәләр хезмәте.
Узган елгы фестивальдән аермалы буларак, быелгысында гаилә ансамбльләре өчен номинация булдырылган. Башка милләт вәкилләренең фестивальдә катнашырга теләк белдерүен исәпкә алып, бу юлы оештыручылар тагын бер өстәмә номинация булдырырга уйлаган. 19-20 март көннәрендә “Татар моңы”ның икенче турына йомгак ясалачак. 21 март-Нәүрүз бәйрәмендә өченче тур уза. Бу юлы фестивальдә катнашучылар иҗатына тамашачылар да бәя бирә алачак. Гала-концерт 6 апрельгә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot