Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте Казан аэропортын төзекләндерүнең икенче этабын федераль схемага кертте
Россия Хөкүмәте Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының аэродром һәм аэровокзал инфраструктурасын реконструкцияләүнең икенче этабын илнең территориаль планлаштыру схемасына кертте.
Шул хактагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Проект кысаларында Казан аэропортында яңа аэровокзал комплексы төзү каралган. Объект Татарстанның Лаеш районында, Столбище авыл җирлегендә төзелә.
Документ нигезендә, аэропортның үткәрү сәләте сәгатенә биш самолет тәшкил итәчәк. Инфраструктура составында озынлыгы 3,75 мең метр тәшкил иткән ясалма очыш полосасы күрсәтелгән. Аэропорт II класска кертелгән.
Элегрәк «Казан» аэропортының вокзал яны мәйданын реконструкцияләү кысаларында 256 машинага исәпләнгән өсте ябулы җир өсте паркингы төзеләчәге мәгълүм булган иде. Паркингның мәйданы 6 400 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз