news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында ике йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Лаеш районында ике йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Кичә Татарстанның Лаеш районында, М-12 трассасында ике йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «КамАЗ» автомобиленең 59 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек һәм дистанцияне сайламаган, нәтиҗәдә 35 яшьлек ир-ат идарә иткән FAW йөк машинасына килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган «КамАЗ» шоферы хастаханәгә озатылган.

Әлеге авариянең нәтиҗәләре видеога эләккән. Язмадан күренгәнчә, бер йөк машинасының кабинасына җитди зыян килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot