news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабер ташының нинди зурлыкта булырга тиешлеген Мәрҗани язып калдырган – Ильяс Җиһаншин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе әйтүенчә, аерылып торсын дигән максат белән бизәлгән бик зур ташлар кую килешеп бетми.

Кабер ташының нинди зурлыкта булырга тиешлеген Мәрҗани язып калдырган – Ильяс Җиһаншин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Адәм баласы җирләнгән урында таш куелырга тиеш. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюсында шул хакта сөйләде.

Ильяс хәзрәт фикеренчә, кабер каралырга һәм матурлыгы белән күренеп торырга тиеш.

“Әлбәттә, кешеләрдән төрле сүзләр ишетергә туры килә. Андый кабер ташларын куярга ярамый, йә булмаса, бу исраф диләр. Әмма адәм баласы дәфен кылынган икән, аның тамгасы булырга тиеш”, – ди ул.

Ильяс хәзрәт кабер ташын кую рөхсәт ителүенә дәлил буларак Шиһабетдин Мәрҗаниның сүзләрен китерде. Ул вафатына өч ай кала шәкертенә хат яза. “...Безгә хәер-дога кылыгыз. Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй. Бик кечкенә, бер-ике кеше генә күтәреп китәрлек булмасын һәм рус сүзе, рус еллары куелмасын.” Ике кеше күтәреп китә алмаслык дигән ташны үзегез күз алдына китерегез. Мәрҗани хәзрәтләре, менә шундый дәлил бар. Бу – галимебезнең дәлиле”, – диде Ильяс хәзрәт. Ул шулай ук каберне агач такталар белән билгеләүне хупламавын белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100