Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Кабатланмас моңнар» концертында мәшһүр җырчыларның моңнары пластинкадан яңгыраячак
Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә 3 ноябрьдә кичке 18 сәгать 30 минутта «Кабатланмас моңнар» концерты узачак. Анда мәшһүр татар җырчыларының көйләре яздырылган пластинкалар да уйнатылачак. Концертның үзенчәлекләре турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Тәртип» радиосының баш редакторы, идея авторы һәм «Кабатланмас моңнар» концертының төп оештыручысы Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, «Кабатланмас моңнар» дип аталса да, борынгы җырларны кабатлап яшьләр дә башкарсын, ул көйләр буыннан буынга күчсен, дигән ният белән башланып киткән бу эш. «Төп максаты – милли мирасыбыз булган җыр-моңнарны оныттырмау, өлкән буын җырчыларын талантлы яшьләр һәм тәртипле тамашачы белән күрештерү», – дип билгеләп узды Ризәлә Исмәгыйлева.
Кәрим Тинчурин театрының атказанган артисты, «Тәртипле иртә» программасының алып баручысы, «Кабатланмас моңнар» концерты режиссеры Илфак Хафизов олпат артистлар белән эшли алуына бик бәхетле булуын әйтте. «Алар эстафетаны яшьләргә тапшыра», – диде.
Илфак Хафизов әйтүенчә, концертта хәзерге вакытта мәрхүм булган бөек шәхесләрнең көйләрен пластинкадан яңгыратырга исәплиләр. «Башта элеккесен яңгыратып, аннары шул ук җырлар яшьләрнең бүгенге яңгырашында булачак. Моңны саклау һәм киләчәккә тапшыру дигән сүз бу», – ди ул.
Әлегә Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров кебек җырчыларның пластинкалары уйнатылачагы билгеле. «Пластинкалар да сыйфатлы булырга тиеш. Радио тыңлаучылардан җыелган пластинкаларыбыз бар, аларны, ниһаять, куллана башлыйбыз. Сәхнәдә пластинкадан бер өлешен уйнатып, дәвамы сәхнәдә җырчы башкаруында булачак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.
«Өегездә пластинкалар булса, аларны концертта калдырып булачак», – дип өстәде Илфак Хафизов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз