news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кабатланмас моңнар» концертында чыгыш ясаячак артистлар билгеле

«Кабатланмас моңнар» концертында чыгыш ясаячак артистлар билгеле
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Кабатланмас моңнар» концертында чыгыш ясаячак җырчыларның исемнәре билгеле. Аларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Тәртип» радиосының баш редакторы, идея авторы һәм «Кабатланмас моңнар» концертының төп оештыручысы Ризәлә Исмәгыйлева әйтеп үтте.

Ул «Тәртип» радиосы концерты быел җиденче мәртәбә узуын искәртте. 2023 елның 22 сентябрендә беренче концерт үткәрелгәч, оештыручылар бу чараның әһәмиятенә тагын да ныграк инанган. «Халык белән тагын да якынаю өчен оештырган идек. Бу кирәкле гамәл икәнен аңладык. Өлкән буын җырчыларының үзара аралашканнарын күзәтеп, хәтта фото-видеога төшерергә дә онытып, авызыбызны ачып карап торганбыз. Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кирәк бу концерт, «кирәк-кирәк» дия-дия, өч ел эчендә җиденче концертны үткәрәбез», – ди Ризәлә Исмәгыйлева.

«Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, галимебез Фоат Галимуллин, халык артисты Фердинант Сәлахов, Айдар Фәйзрахманов, Кирам Сатиев катнашачак. Тормыш иптәше Азат Хәлимов белән Зөһрә Шәрифуллина чыгыш ясаячак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Ул, шулай ук, Наилә Яхинаның быел юбилей елы булуын, концертта шул хакта да искә алыначагын әйтте. Сүз уңаеннан, Ризәлә Исмәгыйлева концертның исеме дә Наилә Яхинаның радиода ун ел буена алып барган «Кабатланмас моңнар» тапшыруы исеменнән чыгып куелганын билгеләп үтте. Концертта Наилә Яхина катнашыр дип көтелә.

Шулай ук, Галия Камалова, Гөлшат Имамиева, Айгөл Сагынбаева, Илназ Минвәлиев, Рөстәм Насыйбуллин, Руслан Габитов һәм «Риваять» этно төркеме, Альберт Вәлиуллин, Гөлдания Зиннәтова («Шәрыкъ» клубы җитәкчесе), Риваль Хисмәтуллин, Динә Закирова сәхнәгә чыгачак. «Гармунчы-мөгалим Илнур Ганиев укучылары белән булачак, балалар белән матур чыгыш булыр дип көтәбез. Шулай ук, талантлы егет Айзат Шәйхелмәрданов чыгыш ясаячак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Бу юлы катнаштыра алмауларына үпкә белдерүчеләр дә бар икән. Ризәлә Исмәгыйлева үпкәләмәскә киңәш итеп: «Бу юлы катнаша алмаганнар икенче юлы катнашырлар», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot