news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабардин-Балкар режиссеры: “Профессиональ төшермисең икән, ул киноны күнегү дип кенә атап була”

Татарстан кино сәнгате, Кабардин-Балкар Республикасыныкына караганда, күпкә югары, дигән фикердә Олег Хамоков

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның кино сәнгате, Кабардин-Балкар Республикасыныкына караганда, күпкә югары. XII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең “Яшь Россия” номинациясендә “Антигона” фильмын тәкъдим иткән режиссер Олег Хамоков шундый фикердә. Кинофестивальдә ул тамашачыларга үзенең диплом эшен күрсәтте.

“Безнең белән чагыштырганда, кинематография өлкәсендә Татарстанда эшләр яхшырак кебек. Советлар Союзы вакытында да бездә берничә фильм гына төшерелгән һәм шул фильмнар гына мисал булып тора. Хәзер дә Осетия киностудиясе бар, әмма ул әле аякка басып кына килә”,- диде яшь режиссер Олег Хамоков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Ул шулай ук Кабардин-Балкар Республикасы университетында 5 ел элек режиссерлар курсы ачылуын, анда 12 кеше укып чыгуын да билгеләп үтте. Шуның нәтиҗәсендә бу төбәктә киностудияләр дә барлыкка килә башлаган.



“Без студентлар коммерцияле фильмнарга түгел, күбрәк авторлык кинотасмаларына басым ясадык. Хәзер яңа картиналар төшерүдә бердәнбер киртә — ул финанслау булмау. Мөгаен, бу бөтен җирдә дә шулайдыр. Кино ул, кызганычка каршы, бик кыйммәтле ләззәт. Әгәр сәнгать һәм авторлык ягыннан нәтиҗәләр югары дәрәҗәдә икән, ул акчалар жәл түгел”, - диде режиссер һәм бик күп идеялы, кино төшерергә теләкләре булган кешеләрнең Кабардин-Балкарда да шактый булуын ассызыклады.

Сыйфатлы кино төшерү өчен әлеге төбәктә профессиональ аппаратура барлыгын да билгеләп үтте режиссер.

“Әлегә безгә системалы рәвештә ярдәм итүчеләр юк, әмма дәүләт вәкилләре, шул исәптән Мәдәният министрлыгы да, кино сәнгатен үстерүдә аларның да кызыксынуы бар дип белдерә. Алар без сезнең өчен һәрвакыт ачык, ди. Әмма барысы да финанслау, чыгымнар матдәсе булмауга кайтып кала. “Тегесе юк, монысы юк, юк,юк...әмма без телибез”. Сөйләшүләр шул дәрәҗәдә бара”, - диде Олег Хамоков һәм кайчанда булса бу мөнәсәбәтнең үзгәрәчәгенә ышануын белдерде.



Фестивальдә тәкъдим ителгән “Антигона” кыска метрлы фильмында алар транспорт чыгымнарына һәм ашау-эчүгә генә акча түккән.

“Без бу фильмны төшерүдә 1 тиен дә акча түкмәдек. Әмма профессиональ аның ярлы фильм икәнен күрә. Чөнки костюмнар да җитешсез, бу җирендә яхшырак эшләргә теләгәннәр, әмма объектив сәбәпләр аркасында килеп чыкмаган, дигән фикер туа анарда. Профессиональ төшермисең икән, ул киноны күнегү дип кенә атап була”, - диде Олег Хамоков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100