news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабарда-Балкар Республикасында быел Сабан туе була

Кабарда-Балкар Республикасында быел Сабан туе була
Фото: https://tatar-congress.org

Быел Кабарда-Балкар Республикасында кабат Сабан туе була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков белән очрашты. Дустанә рухта узган очрашуда сүз ике республика арасында булган хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук Халыклар Дуслыгы йортын булдыру хакында барды.

Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коковны Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, оешма тарафыннан тормышка ашырылучы проектлар хакында сөйләде.

Җитәкчеләр Кабарда-Балкар Республикасында милли бәйрәмебез – Сабан туен уткәрү хакында да фикер алышты. Нальчикта Милли Шура рәисе белән очрашу вакытында, татарлар соңгы елларда милли бәйрәмебезне уздыру мөмкинлекләре булмавын әйткән иде.

Васил Шәйхразыев һәм Казбек Коков 2024 елда әлеге җирлектә Сабан туен оештыру турында уртак фикергә килделәр. Быелның март аеннан Казан һәм Нальчик шәһәрләре арасында һава юллары да ачыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot