news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабаннар һәм пошилар атуга рөхсәт кәгазьләре бүленәчәк

Гаризалар 12 августка кадәр кабул ителә

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”). Август аенда кыргый кабаннар һәм пошилар атуга рөхсәт кәгазьләре бүленәчәк. Җирәбә салу 20 августта үткәреләчәк. Ә анда катнашуга гаризалар 12 августка кадәр кабул ителә.

"Әлмәт районына килгәндә, биредә кабан атарга рөхсәт юк, ә менә өч поши атарга мөмкин булачак. Кемнәргә андый бәхет елмаячагы очраклы рәвештә ачыкланачак", дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot