news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү эшләре 69 процентка төгәлләнгән

Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү эшләре 69 процентка төгәлләнгән
Фото: © Александра Давыдова, «Татар-информ»

Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләренең өченче чиратының әзерлеге 69 процент тәшкил итә. Бу хакта төзелеш мәйданчыгында узган матбугат очрашуында Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эшләр графикка туры китереп алып барыла. «Безнең эшләр 30 августка әзер булырга тиеш. Без графиктан калышмыйбыз, эшләр вакытында төгәлләнергә тиеш», — диде Шәйнуров.

Фото: © Александра Давыдова, «Татар-информ»

Территориядә 100гә якын зур агач утыртылган. Киләчәктә яр буен агачлар, куаклар һәм күпъеллык үсемлекләр белән яшелләндерәчәкләр. 1,5 километрлы территориядә автомат су сибү системасы эшләячәк.

Шулай ук агач коймалар монтажлау һәм киләсе елда эшли башлаячак фонтан өчен техник бүлмәләр төзү дәвам итә. Моннан тыш, Камал театрының иске бинасы янында күпфункцияле үзәк төзелә.

Фото: © Александра Давыдова, «Татар-информ»

Комитет проектны гамәлгә ашыру барышында яшелләндерү, табигый мохитне саклау мәсьәләләренә карата киңәшләр бирүче экологлар, тышкы консультантлар, Шәһәрләрне үстерү институты һәм Татарстан Экология министрлыгы белән даими элемтәдә тора, дип өстәде Шәйнуров.

Территорияне төзекләндерүне финанслауның гомуми күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot