news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле яр буенда Yummy Music лейблының заманча төрки һәм фин-угор музыкасы яңгыраячак

Плейлистта Австралия, Америка, Польша музыкантлары яздырган уникаль татар җырларын да ишетергә мөмкин булачак.

Кабан күле яр буенда Yummy Music лейблының заманча төрки һәм фин-угор музыкасы яңгыраячак
Салават Камалетдинов/архив

Кабан күле яр буе һәм Yummy Music лейблы заманча төрки һәм фин-угор музыкасын тәкъдим итә. Плейлистта 26 телдә һәм пост-фолк, эксперименталь электроника һ.б. жанрларындагы композицияләр җыелган. Плейлист Кабан күле ярында уйнаячак, шулай ук аны ВКонтакте челтәрендә дә тыңлап була.

«Австралия, Америка, Польша музыкантлары яздырган уникаль татар җырлары да яңгыраячак. Almet Music Lab лабораториясе барышында туган бурят телендәге Juna төркеменең җыры һәм «Alone Together» җыентыгында урын алган «Грэмми» премиясе иясе Аделия Фәйзуллинаның композициясе дә бар яңа плейлистта», - диде «Татар-информ»га Yummy Music лейблының матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, Yummy Music лейблы быел 10 яшен билгеләп уза. «Лейбл Россиядә яшәүче төрле халыкларның иҗаты белән кызыксынып, музыкасын тыңлаучыга һәрдаим җиткереп бара», - диде Yummy Music җитәкчесе Ильяс Гафаров.

Аның әйтүенчә, әлеге җырлар җыентыгы Россиядәге башка халыкларның теле һәм музыкасы үзгә, актуаль һәм заманча була алуын исбат итә.

«Без чуваш джазын, алтай телендәге электрониканы чыгарабыз, Jrpjej (Нальчик), Suomi (Иҗау), Burelar (Уфа), УЕН (Йошкар-Ола) һәм башка төркемнәрнең концертларын оештырабыз. Шуңа күрә Кабан күле яр буе мәйданчыгы өчен күршеләребезнең актуаль музыкасын туплап, плейлист чыгарырга булдык», — ди музыкант Рәдиф Кашапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100