news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле яр буенда казанлыларны бушлай чечетка биергә өйрәтәчәкләр

23 июнь көнне Кабан күле яр буенда Казан халкын чечетка биергә өйрәтәчәкләр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында ритмик бию нигезләре буенча татар телендә дәрес узачак.

Чечетканы икенче төрле «аяк музыкасы» дип атыйлар. Бу бию үзенең энергияле динамикасы белән аерылып тора, аның төп үзенчәлеге – каты өслектә аякларны ритмик хәрәкәтләндерү. Гадәттә, бу биюне металл пластиналар белән тегелгән махсус аяк киеме киеп башкаралар.

Бию мастер-классына теләге булган һәркем килә ала – яшь һәм физик әзерлек дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Чечеткага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйсән Гатауллина өйрәтәчәк.

Дәрес 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Кабан күле яр буе, Мәрҗани урамы ягыннан (Камал театры парковкасы астында), дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Бушлай мастер-класслар июнь аеннан сентябрьгә кадәр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырыла. Беренче бию мастер-классы 2 нче июньдә узды. Дәрескә 500 кеше килгән иде, алар «Ярмәк вагы» татар биюен өйрәнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot