news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле яр буенда «Каз өмәсе» бәйрәме башланып китте

Кабан күле яр буенда «Каз өмәсе» бәйрәме башланып китте
Фото: Эмин Рамазанов

Бүген Кабан күле яр буенда «Каз өмәсе» традицион татар бәйрәме уза. Биредә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә: халык көйләре яңгырый, кунаклар җыела, ә Tubatay Daily, Tatar by Tubatay, «Татарская усадьба» һәм «Гусь» рестораннары янында бәйрәм алды ыгы-зыгысы кайный.

Кайчандыр көзнең беренче салкыннары җиткәч, өмә җыеп, мамык әзерләү йоласы булган күркәм бәйрәм бүген зур мәдәни вакыйгага әйләнде. Татар традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирүче программада театральләштерелгән тамаша, дәртле милли биюләр, күңелле халык уеннары, коймак белән чәй эчү була.

Фото: © Эмин Рамазанов

Программаның аерым өлеше – каз мамыгы йолку буенча мастер-класс. Элеккеге заманда кош-кортны кышка әзерләүне бу эштән башлаганнар. Бүген бу йола кунакларга заманнар бәйләнешен тоярга мөмкинлек бирә. Катнашучылар үзләрен традицион һөнәрдә сынап карады һәм каз мамыгының ничек итеп булачак кәләшләр өчен бирнә әзерләгәндә мендәр һәм юрган тутыру өчен кулланганылганын белә алды.

«Каз өмәсе» — ул фольклор фестиваль генә түгел. Элек бу гаиләләрне һәм күршеләрне берләштерә торган бик мөһим йола булган. Кешеләр, өмәгә җыелып, җырлар җырлашкан, мәзәкләр сөйләгән, табын артында сыйланган. Бу үзара ярдәм итешү һәм бердәмлек бәйрәме булган. Бүген әлеге традицияләргә яңа сулыш өрелә, бу мәдәни мирасны киләсе буыннар өчен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Фото: © Эмин Рамазанов

Бәйрәмгә теләге булган һәркем килә ала – керү ирекле. Оештыручылар барлык теләүчеләрне борынгы йола атмосферасына чумарга һәм татар халкының тере мирасының бер өлеше булырга чакыра.

Эмин Рамазанов

news_right_1
news_right_2
news_bot